ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

^Башкортстан вәкиллеге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы юбилеенда булды

29 август 2005, 11:48

(Уфа, 29 август, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан вице-премьеры, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев җитәкчелегендәге вәкиллек узган ял көннәрендә Чиләбе өлкәсендә булып кайтты. Башкортстан вәкилләре күрше өлкәдәге Аргаяш районының 70 еллык юбилее тантаналарында катнашу өчен чакырылган иде. Рәсми даирәләрдән тыш Аргаяш районының күркәм бәйрәменә сәнгать осталары да барды. Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында күпчелек халыкны татарлар белән башкортлар тәшкил итә. Бу төбәктән күп кенә күренекле шәхесләр чыкты һәм ике тугандаш милләтнең данын арттырды. Әлеге көндә Аргаяш районы белән Башкортстан арасындагы элемтәләр ныгый бара. Бирегә Башкортстаннан әледән-әле татар һәм башкорт сәнгать төркемнәре, җырчылар, язучылар килеп тора. Мәгариф өлкәсендә дә зур ярдәм ала биредә яшәүчеләр. Районның юбилеенда чыгыш ясап, И. Илишев киләчәктә дә аргаяшлыларга һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды.

Яңарак Чиләбе өлкәсенең татарлар белән башкортлар тупланып яшәгән Конашак районы оештырылуга да 70 ел тулган иде. Ул юбилейны бәйрәм итү кысаларында да, Башкортстаннан зур гына рәсми вәкиллек һәм киң билгеле «Кәрвансарай» эстрада-фольклор төркеме, шулай ук башка сәнгать коллективлары барган иде. Ике райондагы тантаналар да озак истә калырлык булды, дип белдерде сәфәрдән әйләнеп кайткан башкортстанлылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10