ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Алманиядә милләттәшләребез күмелгән зират тәртипкә китерелгән

19 октябрь 2005, 15:23

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Алманиядә беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән милләттәшләребез күмелгән мөселман зираты, ниһаять, рәткә китерелгән. 29 октябрь көнне Вюнсдорф шәһәреннән ерак түгел зиратны ачу тантанасы булачак. Анда Алманиядән күп кенә рәсми затлар катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ерак һәм якын чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов хәбәр итте.

Әлеге мөселман зиратына беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан бер меңнән артык милләттәшебез күмелгән булган, моннан тыш гарәпләр, индусларның каберләре дә байтак.

Әйтергә кирәк, бу зираттан ерак түгел мөселманнарның хәрби лагерьлары урнашкан булган. Шул лагерьларда мәчет дә булган. Сугыш беткәч - 1918 елда лагерь бетерелә. Ә 1928 елда мәчет тә җимерелә. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр зиратны Берлин шәһәре мөселман җәмгыяте карап тора. Совет чорында биредә СССРның хәрби часте урнаша һәм күп әйбер җимерелә. Зират ташландык кыяфәткә керә. Рөстәм Гайнетдинов белдерүенчә, әлеге зиратта күмелгән милләттәшләребезнең исемнәре билгеле. Ноябрь азагында Рөстәм Гайнетдинов һәм әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев махсус Алманиягә барып, әлеге исемлекне Татарстанга алып кайтырга җыеналар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10