ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Танылган шагыйрь Шамил Анак вафат булды

24 октябрь 2005, 12:19

(Уфа, 24 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татар һәм башкорт шигърияте зур югалту кичерде. Озак һәм каты авырудан соң, Башкортстанның танылган шагыйре Шамил Гомәр улы Мәхмүтов (Шамил Анак) арабыздан китте. Соңгы елларда күренекле әдип үзенең туган ягы Әлшәй районы Раевка поселогында яшәгән иде. Мәрхүмне соңгы юлга озату да шунда үтте.

Ш. Г. Мәхмүтов 1928 елда Әлшәй районының Әбдрәшит авылында туа. 1945 елда Дәүләкән педагогия училищесын, ә 1950 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Шунда ук аспирантурада белем ала. 1957-1959 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институтында өлкән укытучы булып эшли. Нәкъ шул елларда әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый.

Шамил Мәхмүтовның “Солнце на дороге” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә, “Советский писатель” нәшриятында дөнья күрде. “Европа уртасында” дип исемләнгән китабы 1963 елда Уфада нәшер ителде. Аннан соң талантлы әдипнең “Ак куян зары”, “Юл өстендә кояш”, “Таш тамгалар”, Зәңгәр Өчбүлә иле”, “Ода мирным вещам”, “Сөю тамгалары” исемле китаплары Мәскәүдә, Казанда һәм Уфада басылып чыкты.

Гомеренең соңгы өлешен Шамил Анак туган районында үткәрде. Биредә район хакимияте аның өчен Раевка поселогында йорт салып бирде, иҗат итү өчен уңайлы шартлар тудырды. Шагыйрьгә “Әлшәй районының мактаулы гражданы” дигән абруйлы исем бирелде. Республикада талантлы шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү өчен башка чаралар да күреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10