Татар дөньясы

Уфада күренекле галим Җәлил Киекбаевны искә алдылар

25 октябрь 2005, 15:13

(Уфа, 25 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада күренекле галим һәм бик оста мөгаллим Җәлил Киекбаевны искә алу кичәсе үтте. Башкортстан Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында оештырылган хәтер кичәсендә республикадагы танылган галимнәр, Җәлил Киекбаевның укучылары һәм ул әзерләгән фән эшлеклеләре катнашты. Хәтер кичәсе Җәлил аганың туган көне уңаеннан үткәрелде.

Җәлил Киекбаев кебек галимнәр меңгә бер була. Киң карашлы, чын зыялы галим иде ул. Милләтләрне аермый торган, һәр халыкның уңай һәм өстен якларын дөрес һәм хак бәяли торган зур шәхес иде Җәлил Киекбаев. Башкорт һәм татар грамматикасын аның кебек оста укыткан кешене табуы да кыен. Ул чагыштырма грамматика аша төрки телләрнең охшашлыгын күрсәтеп бирә белгән талантлы галим һәм язучы иде. Урал-алтай төркеменә кергән телләрне өйрәнүгә күп көчен салды атаклы галим. Татар теленә карата хөрмәте зур булуын да күпләр яхшы белә.

Татарның олуг галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев һәм Татарстанның башка галимнәре белән гомере буе дус яшәде Җәлил ага. Мирфатыйх Зәкиев аңа багышлап “Моңлы бер җыр” исемле китап та язды. Чынлап та, Җ. Киекбаевның тормыш юлы моңлы бер җыр булып әле дә күңелләрдә саклана. Бүгенге кичәдә чыгыш ясаучылар да шушы фикерне еш кабатлады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10