ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Танылган халыкара журналист Фәрит Сәйфелмөлеков бүген 75 яшен билгеләп үтә

19 ноябрь 2005, 10:16

(Мәскәү, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Бүген халыкара журналист, Үзәк телевидениенең элеккеге күзәтүчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлековка 75 яшь тула.

Фәрит Сәйфелмөлеков Ташкентта туган. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, аның гаиләсе Мәскәү өлкәсенә күчеп килә. 1954 елда ул Мәскәү көнчыгыш институтын уңышлы тәмамлап, бөтен гомерен журналистика белән бәйли. 1953 елда ул “Вечерняя Москва” газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый, аннары исә “Международная жизнь” журналына китә, соңрак “Современный Восток” журналында эшли. 1959 елда Фәрит Сәйфелмөлековны СССР Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение Дәүләт комитетына эшкә чакыралар. 60-70 елларда ул гарәп илләрендә – Сирия, Иордания, Аравиядә хәбәрче, шулай ук Ливанда хәбәрчеләр пункты җитәкчесе булып эшли. 1974 елда Сәйфелмөлековны СССР Үзәк телевидениесе һәм радиосының сәяси күзәтүчесе итеп билгелиләр. 1983 елда төшерелгән “әфган көндәлеге” фильмы аның тормышында аерым урын алып тора.

1990 елның октябрендә ул Совет телевидениесе һәм радиосының Швейцария Конфедерациясендә корпункт җитәкчесе итеп билгеләнә. Әлеге вазифаны 1992 елның сентябренә кадәр били һәм аннары “Евразия” иҗат берләшмәсе директоры итеп билгеләнә.

Ф.Сәйфелдмөлеков Әфганстан турындагы фильмы өчен СССР Дәүләт премиясе, “Золотые перья России” һ.б. лауреаты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10