Дин

Башкортстанның Борай районында бер гасырлык мәчет яңартыла

21 ноябрь 2005, 13:43

(Уфа, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Борай районы үзәгендә истәлекле вакыйга булды. Биредә Тарихи мәчет дип аталган борынгы мәчетне тергезү өчен тәүге нигез ташын салу тантанасы булып үтте. Әлеге мәчетнең тарихы да бик кызыклы һәм шул ук вакытта фаҗигале, моңсу да. Ул мәчет Борай авылындагы элекке киң билгеле бай милләттәшебез һәм укымышлы дәүләт хезмәткәре Шәрәфетдин Хәмит тарафыннан Октябрь инкыйлабына кадәр үк төзелә башлаган булган, әмма илдәге кискен үзгәрешләр ул мәчетне тулысынча төзеп бетерергә ирек бирмәгән. Ә Советлар берлеге елларында аны инде шул чактагы хакимиятләр төзеп бетереп, кинотеатр ачканнар. Шуннан соң узган гасырның азакларында биредә музыка мәктәбе дә эшләп килде. Ә соңгы елларда бу бина җимерелер хәлгә җиткәч, аны эшкуарлар сатып алып, аның урынына ниндидер сәүдә үзәге төземәкче булганнар. Әмма Борай халкы дәррәү күтәрелеп чыгып, биредә бары тик элекке мәчет кенә тергезелергә тиеш, дип таләп итте һәм үз морадына иреште дә алар. Әлеге игелекле эштә Борай районы имам- мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зариповның да өлеше зур.

Шулай итеп, бер гасырга якын элек булдыклы милләттәшебез Шәрәфетдин Хәмит башлангычы белән нигез салынган һәм аның акчасына төзелгән мәчет тарих зилзиләләрен кичеп, икенче гомерен башлый. Аның яңа проектын Казан архитекторы Рәфыйк Билалов эшләгән. Борайдагы тантанага ул да килгән иде. Гомумән, Тарихи мәчеткә яңадан нигез салу тантанасына Уфадан да күп кенә дин әһелләре килгән, Борайда туып үсеп, бүгенге көндә чит якларда яшәүче якташлар да кайткан.

Шулай итеп Борайдагы Тарихи мәчеткә нигез ташы салынды. Аңа Шәрәфетдин Хәмит исеме бирелергә мөмкин диләр. Ул да төзелеп бетсә, Борай районы үзәгендә берьюлы өч мәчет эшләячәк. Ә район буенча әлеге көндә җәмгысе 16 мәчет һәм бер мәдрәсә эшли. Әлеге көндә тагын берничә авылда яңа мәчет төзелеше башланып тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10