Татар дөньясы

Уфада күренекле тюрколог галимне искә алалар

2 декабрь 2005, 10:44

(Уфа, 2 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Күренекле милләттәшебез, атаклы тюрколог, этнограф һәм фольклорчы Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваевның тууына 150 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстанда аны искә алу Хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрелә. Шушы юбилейны билгеләү тантаналары кысаларында бүген Уфада Башкортстан Тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни-гамәли конференция үтә. Анда чит төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан да галимнәр катнаша. Әбүбәкер Диваев 1855 елда Оренбург шәһәрендә туып үсә. 1876 елда Оренбурдагы Неплюев кадет корпусын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч Урта Азиягә чыгып китә һәм шунда озак еллар җаваплы эшләр башкара. Башта тәрҗемәче булып эшләгән Әбүбәкер Диваевны соңрак Сырдарья хәрби губернаторының ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Шул вакытта ул бар Төркестан төбәген аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шунда яшәүче үзбәкләр, татарлар, каракалпаклар, казахлар, кыргызларның тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Шулай ук төрки халыкларның борынгыдан килгән иҗатын – мәкалләрен, җырларын, бәетләрен, робагыйларын, әкиятләрен язып туплый бара.

Җитди гыйльми эшчәнлеге Әбүбәкер Диваевны тагын да югарырак үрләргә әйди. Ташкент шәһәрендәге Урта Азия дәүләт университетын һәм Шәрык институтын оештыручыларның берсе була ул. Ә соңрак университетта профессор дәрәҗәсен алуга ирешә тынгысыз галим. Мөгаллимлек эше белән беррәттән, Ә. Диваев Төркестан төбәге музееның этнография һәм археология бүлеге мөдире вазыйфаларын да башкара һәм күп кенә этнография һәм фольклор экспедицияләренә җитәкчелек итә. Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты дәрәҗәсен алган атаклы галим Татарстан белән дә даими элемтәдә тора. Казан дәүләт университетының археология һәм этнография җәмгыяте әгъзасы булган Ә. Ә. Диваев Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, берлектәге гыйльми эшләрне башкара.

Уфадагы югары уку йортларында да бу көннәрдә атаклы галимебезне искә алу буенча бик күп чаралар оештырыла. Ә республика милли каитапханәсендә аның тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктырткан күргәзмә почмак ачылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10