ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Иске Кулаткы районы халкы «Күмәк көч” газетасының 75 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды

2 декабрь 2005, 16:21

(Ульяновски, 2 декабрь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы районы халкы үзенең «Күмәк көч» газетасының 75 еллык юбилеен бик зурлап үткәрде. «Коллективлаштыру чорында – 1930 елдан башлап чыгып килгән “Күмәк көч” төрле кыйблалы чорларда да исемен үзгәртмичә, замана давылларына бирешмичә, һаман күмәклеккә хезмәт итеп, бергәләп тату яшәү идеяләрен алга сөрә”, диде бәйрәм тантанасында бик күп еллар “Күмәк көч”нең баш мөхәррире булып эшләгән Әнвәр Мөхәммәтрәхимев. Дөрес, “исемен үзгәртмәде” дигән сүз бик үк дөрес яңгырамый. Үзгәртергә туры килеп алды. Н.Хрущев вакытында да, илебез халкына бүгенге кебек үк иге-чиге күренмәгән реформалар кичерергә туры килде бит. 1960нче елда Новоспасски территориаль-җитештерү идарәсе тудырылгач, аңа өлкәнең Радищев, Николаев, Павлов, Иске Кулаткы районнары да кушыла. Күрше 3 районның газеталарын ябалар. “Күмәк көч” алдына да шундый ук куркыныч килеп баса. Шөкер, ул вакытта милли мәктәпләрдә белем алган, шунлыктан русчасы сай булган авыл кешесен пропаганда тәэсиреннән аерырга теләмәгәннәрдер инде: татарча бу газета “Авыл правдасы” исемендә булса да сакланып кала. 1965нче ел башында Иске Кулаткы районы яңадан торгызыла һәм “Күмәк көч”кә дә үз исеме кайтарыла. Шул ук елда газетаның баш редакторы итеп билгеләнгән һәм бу вазифаны 40 елга якын тарткан Әнвәр Мөхәммәтрәхимев әйтүенчә, газетаның яңадан тууы, бәлки, ул вакыттагы Новоспасски идарәсе башлыгы булып эшләгән Иршат Насыйровның тырышлыгы һәм аның шул чордагы өлкә җитәкчеләре белән дустанә мөнәсәбәте дә ярдәм иткәндер.

Газетаның тиражы да шул чордан үсеш ягына юл ала: 1200 дән 1968-70-елларда 4500 данәгә җитә. Иң биек ноктасы – 5200 була. Хәзер дә ”Күмәк көч” район халкының төп мәгълүмат чыганагы булып тора.

“Өмет” газетасы үзенең соңгы санында Әнвәр Мөхәммәтрәхимевнең газета турындагы хатирәләренә бик зур урын биргән. Анда “Күмәк көч”нең тарихы турында бай мәгълүматлар тупланган. Һәм “Күмәк көч”нең генә түгел, “Өмет”нең укучылары да мондый архивка лаек мәгълүматлар өчен Әнвәр агага рәхмәт укырлар. Язма, чыннан да, моңа лаек.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10