ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Академик Кайбышев дәүләт серләрен сатканмы?

22 февраль 2005, 13:42

(Уфа, 22 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче дөньякүләм танылган татар галиме, Россия Фәннәр академиясенең Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институты директоры, академик Оскар Кайбышевка карата җинаять эше ачылган. Аны чит илләргә Россиянең ике тәгаенләнештәге сәнәгать технологияләрен сатуда һәм финанс мутлыкларында гаеплиләр.

Әлеге җинаять эше 2003 елның март аенда ук кузгатылган булган. Ә киң җәмәгатьчелеккә бу хакта соңгы көннәрдә генә мәгълүм булды. Оскар Әкрам улы Кайбышевның исеме Башкортстан белән Россиядә генә түгел, ә дөньяда да шактый киң билгеле. 1939 елда Мәскәүдә туган милләттәшебез 1962 елда башкаладагы Корыч һәм эретмәләр институтын тәмамлый һәм Уфадагы моторлар төзү берләшмәсендә эшли. 1986 елда талантлы галим Россия Фәннәр академиясенең Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институтын оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Ә 1991-1995 елларда Оскар Кайбышев Башкортстан Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкара. 1995 елдан ул тагын да үз институтына җитәкчелек итә. Бик күп фәнни хезмәтләр язган галимнең яңа китабы әлеге көндә Америка Кушма Штатларында да нәшер ителә икән.

Нәрсәдә гаепләнә соң Кайбышев әфәнде? Аңа җинаять эшен ачучылар раславынча, Оскар Кайбышев, имеш, үз институты тарафыннан эшләнгән ачышларны Көньяк Кореягә рөхсәтсез саткан. Шул ук вакытта зур галимне финанс мутлыкларында да гаеплиләр. Әмма Оскар әфәнде шушы ике ел дәвамында барган тикшерү барышында үзенең дә, институтның да бернинди дә гаебе булмавын әйтеп килә. «Бу безнең конкурент фирманың һәм аның мәнфәгатьләрен яклаучы иминлек органнарының уртак эше, – дип белдерә Оскар Кайбышев. – Чөнки без рөхсәтсез саткан технологияләр дип аталган әйберләрнең бер сере дә юк, бу хакта инде әллә кайчан мәгълүм һәм аларга Америка Кушма Штатларында күптән инде патентлар да алынган.

Академик О. Кайбышев әйтүенчә, шушы тикшерү барган вакыт эчендә институт шактый гына талантлы белгечләрен югалткан. Алар чит шәһәрләргә эшкә китәргә мәҗбүр булдылар ди Оскар әфәнде.

Дөньякүләм танылган галим әлеге көндә үзе оештырган институт җитәкчелегеннән читләтелгән. Әмма ул көн саен диярлек эш урынына бара һәм шул ук вакытта хокук саклау органнарындагы сорау алуларга да йөри. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, әлеге көндә Кайбышев әфәнденең финанслар буенча урынбасары Ирина Зейгман да үз вазыйфасыннан читләтелгән. Гаепләнүчеләр Уфадан чыгып китмәскә тиеш дигән язуга кул куйган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10