ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

^Зыя Нуриев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

22 март 2005, 11:18

(Уфа, 22 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1957-1969 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Зыя Нури улы Нуриевка 90 яшь тулды. Шушы уңайдан Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов данлы якташыбызны Салават Юлаев исемендәге орден белән бүләкләү турында махсус фәрманны имзалады.

Әлеге олы бүләк Зыя Нуриевка Уфага үзенең юбилее уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм тантанасына килгәч тапшырылачак. Бу кичә апрель башына билгеләнгән. Дәүләт күләмендә зурлап оештырылучы бу чарага бүгенге көндә әзерлек эшләре бик кызу бара.

Зыя Нури улы Нуриев 1915 елның 21 мартында Башкортстанның Бөре районындагы Югары Лачынтау дигән татар авылында туып үсә. 1933 елда Бөре педагогия техникумын тәмамлый. Егерме яшендә инде ул Бөре районы мәгариф бүлеген җитәкли. Аннан соң булдыклы егетнең хезмәт юлы гел партия һәм совет органнарында үтә. Шушы баскычларда югары үрләргә менә искиткеч оештыру сәләтенә ия һәм гыйлемле җитәкче. Башкортстанга 12 ел җитәкчелек иткәннән соң, Зыя Нуриевны Мәскәүгә алалар. Анда ул башта өч ел СССРның Хәзерләүләр министры вазифаларын башкара, аннан соң 1973 елда СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнә. З.Нуриев әлеге җаваплы вазифада 12 ел эшли һәм үзен талантлы җитәкче итеп таныта, пенсиягә зур хөрмәт белән китә.

Гомеренең соңгы 35 елын Мәскәүдә яшәсә дә, атаклы якташыбыз, җай чыккан саен, Уфага кайтып йөри, үзенең туган районына бара. Былтыр җәй көннәрендә Зыя Нуриев Уфага кайтып, Салават Юлаевның юбилее чараларында катнашкан иде. Хәзер дә аны Башкортстанда элек бергә эшләгән дуслары, хезмәттәшләре һәм киң җәмәгатьчелек ихлас көтеп тора, аксакалны 90 яше белән зурлап котларга җыена.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10