ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Шыгырданда Мирсәет Таҗетдинов призына ирекле һәм грек-рим көрәше буенча 16 нчы турнир узды.

25 апрель 2005, 10:52

(Чуашстан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Атаклы спортчы, классик көрәш буенча СССР һәм Ауропа чемпионы, Ауропа һәм дөнья чемпионатларының көмеш призеры, Дөнья кубогы иясе, 5 Халыкара турнирның җиңүчесе Мирсәет Таҗетдиновка “яшь буын арасында актив эш алып барганы өчен” Россиянең атказанган спорт остасы исеме бирелде. Шушы уңайдан Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында ирекле һәм грек-рим көрәше буенча Мирсәет Таҗетдинов призына XVIнчы турнир узды.

Быелгы турнирда 20дән артык командада 130 чамасы спортчы яшьләр катнашты. Алар Чабаксардан, Яңа Чабаксардан, Ульяновски шәһәре һәм өлкәсеннән, Чуашстанның 5 районыннан, Татарстанның Буа һәм Чүпрәле районнарыннан килгән иде. Турнирны ачу тантанасында рәсми җитәкчеләр дә катнашты. Батыр районы башлыгы Николай Глухов Мирсәет турында бик җылы сүзләр әйтте һәм аңа зиннәтле самавыр бүләк итте. Чуашстанның көрәш буенча вице-президенты, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Павел Семенов та буш кул белән килмәгән. Ул, бүләгенә өстәп, Мирсәетнең яшьләр арасында көрәшне җәелдерүе өчен рәхмәт сүзләре дә әйтте.

Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, төрле авырлыклар буенча беренче урыннарга Ульян өлкәсеннән – 3, Чабаксардан – 4, Батыр районыннан – 3, Шыгырданнан – 2 - барлыгы – 39 көрәшче чыкты. Аларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Җиңеп чыкмасалар да, матур көрәш өчен дип, 3 яшүсмергә акчалата бүләк тапшырылды. Бүләкләрне Мирсәет Таҗетдиновның дуслары әзерләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10