ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

^Суфиян Поварисов туган районында очрашулар үткәрде

13 май 2005, 13:40

23,88 Kb(Уфа, 13 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм язучы Суфиян Поварисов бу көннәрдә үзенең туган ягы Илеш районында күп санлы очрашуларда катнашып кайтты. Фронтовик язучыны якташлары Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан махсус чакырган иде.

1924 елда Илеш районының Тыпый авылында туып-үскән Суфиян, 18 яше тулар-тулмас, фронтка китә. Төрле илләрне азат итеп, Җиңү көнен Алманиянең үзендә каршылый ул. Туган якларына да 1947 елда гына кайтып төшә якташыбыз. С.Поварисов сугыштан соң Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. 1955-1958 елларда Татарстанның Актаныш районы Бурсык урта мәктәбе директоры булып эшли. Аннан соң Уфага кайтып төпләнә. Соңгы 45 ел гомерен Суфиян Шәмсетдин улы Башкортстан дәүләт университетындагы хезмәттә үткәрде. Татар филологиясе бүлегендә мөгаллимлек итеп, йөзләрчә белгеч чыгарды, фән кандидатлары әзерләде, дистәләрчә гыйльми хезмәт язды.

Төп эшеннән тыш әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнде Суфиян ага. Ул соңгы елларда аеруча җимешле иҗат итте. Галимҗан Ибраһимов турындагы трилогиясе генә дә ни тора аның! Мөгаллимлек эшчәнлегендә Башкортстанның шактый гына мактаулы исемнәренә лаек булды аксакал галим. Ә узган ел азагында, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән, С.Поварисовка «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән югары исем дә бирелде.

Әле үзенең туган ягындагы очрашулары барышында Суфиян ага Илеш районы үзәге Югары Яркәйдәге 1нче санлы урта мәктәптә, Үзәк китапханәдә, район гәзите редакциясендә озак истә калырлык очрашуларда катнашты һәм якташлары белән ихлас аралашып, аларга китапларын да бүләк итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10