ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кистем авылы мәчетенә 100 ел тула

16 май 2005, 15:32

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Удмуртия Республикасы Балезино районының Кистем авылы мәчете төзелүгә быел 100 ел тула. Авыл тарихындагы бу зур вакыйгага багышлап, Кистем халкы 2 июль көнне юбилей чаралары үткәрергә җыена. Анда кунаклар республиканың башка районнарыннан гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә, шул исәптән Татарстаннан да килер дип көтелә.

Кистем авылы мәчете 1905 елда Усман Хаҗи атлы авыл бае тырышлыгы белән төзелә. Шул дәвердән бирле Аллаһ йорты авыл халкына гына түгел, бөтен тирә-юньгә иман нуры тарата. Ул бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына ябылып тора. Ә 1946 елда халык таләбе белән ул яңадан ачыла һәм анда указлы мулла да билгеләнә. Совет чорында мәчетне берничә мәртәбә ябарга тырышып карасалар да, яба алмыйлар. Мондый «һөҗүм»нәрнең иң зурысы 1957 елда була. Ләкин авыл халкы Уфага делегация җибәрә, Мәскәүгә хатлар юллый һәм мәчетнең сакланып калуына ирешә. Мәчетнең имам-хатыйбы Ильмир хәзрәт Касыймов сүзләренә караганда, 1946 елдан бүгенгәчә биредә бер генә көн дә намаз укылмыйча калганы юк.

Кистем авылы элек-электән үк үзенең тарихы белән горурланып яши. Биредә быел авыл мәктәбенең дә 175 еллыгын билгеләп үттеләр. Мондый юбилейлар авыл халкына һәм бигрәк тә яшь буынга авылның тарихын кадерләп сакларга, ата-бабаларының милли һәм дини традицияләрен дәвам итәргә булыша. Авыл мәчетенең 100 еллыгын билгеләү дә бу юнәлештә ныклы бер адым булыр, шәт.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10