ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

^Уфада танылган татар галиме Раил Кузеев вафат булды

3 август 2005, 10:44

(Уфа, 3 август, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп, бөтен Россиягә танылган татар галиме, этнология һәм этнография белгече, академик Раил Кузеев, озак һәм каты авырудан соң, 77нче яшендә вафат булды. Милләте буенча татар булган Раил Гомәр улы Кузеев татар һәм башкорт халыклары тарихын өйрәнүгә күп көч салды. Татар һәм башкорт халыкларының бер-берсенә төрле өлкәдәге йогынтысы һәм бер-берсенең үсешенә керткән өлеше турында да бай мәгълүматлар туплаган күпкырлы галим булды Раил Кузеев.

Үзенең гомерен этнослар этногенезы һәм эволюциясе мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлап, Р.Кузеев Урта Идел буенда һәм Көньяк Уралда фин-угыр, төрки һәм көнчыгыш славян халыкларының үзара бәйләнеше тарихына мөрәҗәгать итте. «Идел буе һәм Көньяк Урал халыклары: тарихка этногенетик караш», «Урта Идел һәм Урал буе халыклары» кебек зур хезмәтләре аның фәнни эзләнүләренең һәм тикшеренүләренең нәтиҗәсе булды. Раил Кузеев тарафыннан утыздан артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнде.

Күренекле галим Россия Фәннәр академиясенең Башкортстан гыйльми үзәге каршында Этнология һәм этнография музеен ачуда башлап йөрде һәм озак еллар бу музейның җитәкчесе вазифаларын башкарды.

Мәрхүм белән хушлашу бүген Башкортстан Фәннәр академиясе бинасында була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10