Татар дөньясы

^Марий Элның Бәрәңге районы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте

2 май 2006, 14:03

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Күрше Марий Эл республикасының татарлар күпләп яшәгән Бәрәңге районы халкы өчен бу көннәр аеруча истәлекле. Алар район оешуның 75 еллыгын бәйрәм иттеләр.

33,67 KbОлугъ тантанада Марий Эл Президенты Аппараты, Дәүләт Җыены депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, министрлар, республиканың 6 район хакимияте башлыклары, шулай ук Татарстаннан Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге һәм Арча, Әтнә муниципаль район башлыклары урынбасарлары катнашты.

Тарихка күз салсак, 1552 нче елларда Явыз Иван чукындыруыннан качып, күпләгән мөселман халкы шушы якларга килеп урман эчендә үзләренә яңа нигез коралар. Һәм авылга “Пәрәнгуй”, ягъни “Изгеләр җире” исеме бирелә. Әлеге җирлекләргә беренчеләрдән булып килеп урнашкан мулла Урмат бабай нәселе хәзерге көнгә кадәр халыкка хезмәт итә – оныкларының оныклары дини-агарту юлында.

Район исә андагы татарларның соравы буенча, 1931 нче елның 30 нчы апрелендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитеты карары белән оештырыла. Бер ел дәвамында ул Татар районы ( Татарский район) исеме белән атап йөртелә. Ләкин Россиядә андый исемдә тагын бер район булганлыктан, Бәрәңге атамасы ( Параньгинский район, мари телендәге “параньга” сүзенең татарчага тәрҗемәсе – “бәрәңге”) бирелә. Бәрәңгелеләр гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм урманчылык белән шөгыльләнделәр һәм бүгенге көндә дә алар шул һөнәрләренә тугърылыклы.

Бәйрәмнең тантаналы җыелышында ясаган чыгышында, хакимият башлыгы Әлфит Ибраев, районның үткәне һәм бүгенгесен яктыртты. Бәрәңге – берничә төрле милләтне бергә туплаган төбәк. Биредә яшәүче 19 мең кешенең 47 процентын татарлар, 43 процент – марийлар, 10 процент руслар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә. “Дине, милләте төрле булса да биредә яшәүчеләр бер тату гаилә кебек, үзләренең теле, мәдәниятына гомер буе тугърылыклы калдылар һәм бүгенге көндә дә шундый рухта яшиләр, хезмәт итәләр. Татарстан исә безнең өчен – үрнәк һәм тәҗрибә өйрәнү мәйданы, ә Казан – барча татарларның рухи кыйбласы. Аларның да безне – “үзебезнекеләр” дип кабул итүләренә бик шатбыз, моның белән башка халыклар алдында да горурланабыз”, - ди Әлфит Ибраев.

Дөрес, бүгенге көндә районның икътисадый хәле әлегә алай мактанырлык түгел. Заманында Бәрәңге районында 15 тән артык сәнәгать предприятиесе эшләп торган. Эре кирпеч заводы, типография, агач, тимер эшкәртү цехлары, урманчылык, он тарту комплекслары гөрләгән. 40 нчы елларда хәтта районның Илләт авылында спирт заводы да үз продукциясе белән танылган. Болардан тыш, эреле-ваклы ширкатьләрдә дә халык эш белән тәэмин ителгән. Хәзер исә районда 9 лап сәнәгать-төзү предприятиесе эшли. Район башлыгы билгеләп узганча, алары да соңгы елларда шактый зур структур үзгәрешләр кичерде. Җирле бюджет “Бәрәңге күчмә-механикалаштырылган колонна”, “Торф предпритяиесе”, “Икмәк комбинаты”, “Юл-төзү оешмасы”, “Район электр челтәре” кебек сәнәгать объектлары хисабына тулылана.

Никадәр авыр булмасын, район бүген күтәрелештә. Төбәктәге авылларның 80 проценты газлаштырылган, һәр торак пунктка асфальт юл китерелгән. Эшсезләрнең дә узган ел белән чагыштырганда 1,2 процентка кимүе хакында әйтелде район җыенында. Социаль өлкә, шулай ук үсештә. Шул максатка яңа объектлар төзелеше – ипподром, хоккей мәйданы, пляж, сәнгат мәктәбе, халыкның ялын оештыруга ярдәм итә.

Узган хуҗалык елында Бәрәңгедә аграр тармак продукциясе җитештерү күләме 13 процентка арткан, шул рәвешле хезмәт хаклары да өч тапкырга үскән. Бәрәңге районы иген уңышы буенча Марий Эл республикасында икенче урында бара. Сөт җитештерүдә дә алар күршеләре Әтнә районына тиңләшергә омтылалар. Агымдагы елның 1 нче кварталында бу төр продукция җитештерү күләме якынча 500 тоннага арткан.

Марий Эл Президенты исеменнән бәрәңгелеләрне Хөкүмәт башлыгы урынбасары – республиканың икътисадый үсеш, сәнәгать һәм сәүдә министры Ильяс Якупов тәбрикләде һәм бертөркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

34,19 KbӘлеге бәйрәмгә якташлары, әле күптән түгел генә ил Президенты Владимир Путин кулыннан Россия Герое дигән мактаулы исемне алган Радик Бариев та махсус кайткан иде. Ул бүгенге көндә Әстерхан өлкәсенең Ахтюбинск каласындагы Чкалов исемендәге Дәүләт очу-сынау үзәгендә хезмәт итә. Радик Бариев үзенең тәбрикләү сүзендә, “өч дистә ел дәвамында дөньяның нинди генә очкычларын сынап, кайларга гына очарга туры килмәде. Әмма нинди генә биеклекләргә күтәрелмик, нинди генә илләр гизмик, берсе дә туган җирләрне алмаштыра, аның кебек гүзәл була алмый”, дип ата-баба туфрагына, якташларына олы ихтирам һәм рәхмәт хисләрен белдерде.

Татарстан ягыннан, республика җитәкчелеге һәм халкының котлауларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин җиткерде. “Бәрәңге төбәге белән Татарстанның гомер-гомергә элемтәләре нык булды. Мәдәни багъланышлар, фән һәм мәгариф өлкәсендәге үзара бәйләнешләребез нәтиҗәсендә без һәм рухи һәм икътисадый күперләрне ныгытабыз. Мондый очрашулар милләттәшләребезне тагын да туплауга, башка милләтләр алдында да абруен күтәрергә ярдәм итә. Киләчәктә дә хезмәттәшлегебез яңадан-яңа алымнар белән ныгысын, биредә яшәүче бар милләтләр дә дус-тату, бай яшәсен”, - диде Татарстан вәкиле.

Тантанада катнашучы башка рәсми затлар да Бәрәңгедәге югары мәдәниятлы, толерантлык үрнәге булган тырыш халыкны олугъ юбилейлары белән сәламләп, иң изге теләкләрен ирештерделәр. Соңыннан район үзешчәннәре көче белән зур концерт бирелде. Ә талантларга үтә дә бай төбәк ул Бәрәңге. Татар эстрадасында үзенчәлекле тавышлары белән үз урыннарын алган бертуган Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, үзешчән композиторлар Тәбрис Фәйзрахманов һәм Рөстәм Гибадуллин, Бөтенсоюз смотрлары лауреаты Фәрдәния Ямалиева, Марий Элда татар-милли хәрәкәтенең башында торучы әйдаман Мәүлиза Гомәровалар (Хәбибрахманова) – шушы төбәктә илһамланып үскән милләттәшләребез. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы татарлар легионының башында торган шәхес, Муса Җәлилнең көрәштәше һәм аның белән бергә җәзаланган батыр – Гайнан Кормаш та Бәрәңге районында үскән һәм мәгариф тармагында эшләгән. Якташлары Гайнан Кормаш һәм Советлар Союзы каһарманнары Әхмәтсафа Гайсин, Хатиф Хәсәновларның батырлыклары белән горурланып яши.

Бәрәңге районы оешуга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада беренче тапкыр муниципаль органның расланган һәм рәсми рәвештә кабул ителгән гимны да татар, марий һәм рус телләрендә яңгырады. Аның сүзләре һәм көй авторы милләттәшебез – Тәбрис Фәйзрахманов.

Сүз уңаеннан, Бәрәңге районында 10 нан артык татар авылындагы мәктәпләрнең барысында да һәм шулай ук Бәрәңге бистәсенең үзендәге урта уку йортында татар балаларына ана теле аерым фән буларак укытыла. Райондагы 9 мәчет тә милләттәшләребезгә дини-әхлакый тәрбия бирүдә төп рольне уйный.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10