Татар дөньясы

Башкортстанда татар композиторы Әкрам Даутовны искә алачаклар

29 июнь 2006, 14:46

(Уфа, 29 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы районында шушы төбәктә туып үскән күренекле татар композиторы һәм шагыйре Әкрам Даутовны искә алу чараларына әзерлек эшләре башланды. Бу хакта Туймазы шәһәре һәм районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчеләре хәбәр итте.

Мәгълүм булуынча, ике ел элек атаклы милләттәшебез Әкрам Даутовның тууына 90 ел тулу республикада зурлап билгеләнгән иде. Шул чакта район хакимиятендә күренекле якташларының туган көнен ел саен билгеләү хакында килештеләр.

Быелгы чаралар, танылган композиторның 90 еллыгын үткәргәндәге кебек үк киң колачлы оештырылмаса да, байтак кына эшләр башкару күз уңында тотыла. Район мәктәпләрендә һәм китапханәләрдә милләтнең атаклы улы хөрмәтенә махсус күргәзмәләр, стендлар әзерләнә. Ә күпкырлы талант иясенең туган авылы – Каран-Елгада Әкрам Даутовны искә алу кичәсе үтәчәк.

Әкрам Даутов 1914 елда Башкортстанның Туймазы районындагы Каран-Елга исемле матур татар авылында туа, гаиләләре күршедәге Ярмөхәмәт авылына күчкәч, анда үсә һәм мәктәпкә йөри. Әкрам кечкенәдән үк җыр-моңга, сәхнәгә тартылып үсә. Биш яшендә гармунда уйный башлаган сәләтле малай үзенең бар булмышын сәнгатькә багышларга тели.

Казанда укыган елларында Ә. Даутов атаклы Фәйзулла Туишевның гармунчылар ансамблендә катнаша, драматург Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге драма түгәрәгенә йөри. Хәтта Сәлих Сәйдәшев оештырган гарнизон хорында башлап җырлаучы була, шул чакта ук җырлар да яза башлый. Алай гына да түгел, Кызыл Армиянең җыр һәм бию ансамбле белән бергәләп, Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Советларның VII съезды делегатлары алдында Сәйдәш хорында башлап җырлаучы булып та чыгыш ясый талантлы егет.

Дәһшәтле сугыш юлларын кичеп, күп яралар алып булса да, Әкрам Даутовка туган ягына кайту бәхете тия. Сугыш елларында да җыр-моңнан аерылмый ул. Гармун моңнары белән сугышчыларның кәефен күтәрә. Яңа җырлары да туа аның сугыш яланнарында.

Сугыштан кайткач, Әкрам Даутов туган районының Кандра эшчеләр бистәсендәге 2 нче санлы урта мәктәптә җыр-музыка дәресләрен алып бара. Аннан аны район мәдәният йортына директор итеп чакыралар. Бу чорда Ә. Даутов күп кенә үзешчән сәнгать түгәрәкләрен җитәкли, бихисап яңа җырлар иҗат итә. Ул җырларның байтагы аның «Йөрәгем моңнары» һәм «Әнием мактады» дип исемләнгән җыр китапларына керә. Танылган композиторның җәмгысе 700 дән артык җыры исәпләнә.

Күпкырлы талант иясе 1986 елда вафат булганнан соң, аның күп җырлары һәм шигырьләре кульязмалары Казанга Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырыла. Анда Әкрам Даутовның 15 кульязма дәфтәре саклана.

Туймазы районы халкы талантлы якташларының истәлеген кадерләп саклый. Ә. Даутов хөрмәтенә Кандра бистәсендә ул эшләгән мәктәп диварына истәлек тактасы урнаштырылды, күп мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә аның тормышына һәм иҗатына багышланган музей почмаклары ачылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10