Татар дөньясы

Башкортстанның Мишкә районында Али Карнайны искә алдылар

13 июль 2006, 12:34

(Уфа, 13 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мишкә районында танылган татар язучысы Али Карнайны искә алуга багышланган чаралар булып үтте. Мишкә районының Али Карнай туган Зур Шады авылында шушы төбәктә яшәүче татар каләм әһелләре Али Карнайның иҗаты һәм тормышы хакында бәян итүче күргәзмәләрне ачу тантанасында катнашты һәм авыл китапханәсендә әдәбият сөючеләр белән кичә үткәрде.

Али Карнай (Имамгали Зөлкарнаев) Мишкә районының Зур Шады исемле матур гына татар авылында туып үскән. Ике ел элек кенә аның 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап искә алынган иде. Али Карнай, республикадагы башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, башкорт әдәбиятына бай гына мирас калдырган талантлы иҗатчы.

Талантлы милләттәшебез 1926-1941 елларда Башкортстан газета-журналларында хәбәрче һәм мөхәррир булып эшли, әдәби иҗатын публицистика белән бергә алып бара ул. Сәләтле яшь язучы үзенең тәүге хикәяләр җыентыгын 1928 елда чыгара. «Борылмада» дип аталган ул китап әдәбият сөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителә. Аннан соң Али Карнай байтак кына повестьлар, хикәяләр, очерклар иҗат итә.

Балалар өчен дә әсәрләре күп кенә аның. Урыс һәм чит ил язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә А. Карнай. Талантлы әдип үз иҗатының чәчәк аткан чагында 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бер дивизиянең «Кызыл атлылар» дип исемләнгән гәзитенең җаваплы мөхәррире вазыйфаларын башкарган чагында да талантлы милләттәшебез матур әсәрләр язарга өлгереп кала.

Әле Али Карнайны искә алу чаралары кысаларында ул туган Шады авылындагы мәчеттә аның рухына дога кылынды, коръән аятьләре дә укылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10