Архив

Фән/ЗЫЯЛЫ ШӘХЕСНЕ ИСКӘ АЛЫП/4 август, №31

19 сентябрь 2006, 17:08

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында күренекле тюрколог, академик Әдһәм Рәхим улы ТЕНИШЕВнең тууына 85 ел тулуга багышланган фәнни симпозиум уздырылды. Анда Мәскәү, Татарстан, Чуашстан галимнәре катнашты.

17,34 Kb

?леге чараны оештыручылар фәнни очрашуга җитди әзерләнгән иде. Олуг галимгә багышлап, “Тюркология: тарихы һәм бүгенгесе” (җаваплы редактор Ф.Хәкимҗанов. Казан: ТГГПУ, 2006) дип аталган җыентык нәшер ителгән. Программа да бик эшлекле төзелгән. Фәнни докладлардан тыш, Әдһәм Тенишев турындагы истәлекләргә дә зур урын бирелде. Ә.Тенишевнең фәнни мәктәбен үткән, һәртөрле ярдәмен күргән, озак еллар эшлекле элемтәдә торган галимнәрдән М.Зәкиев, Р.Йосыпов, Ф.Хәкимҗанов, Ф.Йосыпов, В.Сергеев, Г.Арсланов, Ф.Нуриева, Э.Кадыйрова һ.б. остазлары хакында хатирәләрен уртаклашты. Һәрберсенең чыгышында укытучыларына чиксез хөрмәт, олылау сүзләре, югалту сагышы, юксыну хисләре чагылды.

Чыннан да, Әдһәм Рәхим улы гаҗәеп затлы шәхес иде. Россия Табигать фәннәре академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире, меңнәрчә тюрколог галимнәрнең эшчәнлегенә юнәлеш бирүче Россия тюркологлар комитеты рәисе, Төркиядәге “Төрек Дил Курумы” җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Финляндиядәге фин-угыр җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы, “Евразия атласы” редакциясе әгъзасы, “Евразия халыклары эпосы” сериясенең баш мөхәррире һәм башка шундый олы дәрәҗәләргә ирешеп тә, кешелекле, ярдәмчел, кече күңелле булып кала алган, милләтебезнең йөзек кашы саналырдай шәхес, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече иде Ә.Тенишев.

Галим чыгышы белән үк асыл нәселдән - морзалардан. Ул, Алтын Урда ханнарына барып тоташа торган нәсел тармагының 25 нче буыны булып, 1921 елның 24 апрелендә Пенза шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе Рәхим Мөбин улы һәм әнисе Әминә Алим кызы татар мәдәниятен үстерүгә күп көч салган фидакарь затлар була. Казан реаль училищесында белем алган Рәхим абый кызыксынучанлыгы сәбәплеме, үткен акылы сәбәплеме, - иң талантлы һәм милләтпәрвәр яшьләр арасында үз кеше була. Г.Тукай белән таныш егет Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Колахмәтовлар белән татар спектакльләре уйнап йөри. Әбисе Хәбибҗамал абыстай да гаҗәеп зат булгандыр, юкса Ризаэддин Фәхреддинов “Мәшһүр хатыннар” китабында аңа тулы бер сәхифә багышламас иде. Бу нәсел татар дөньясына билгеле дин галиме Муса Бигиевне, татарның беренче революционеры, язучы Г.Колахмәтовны бирүе белән дә билгеле.

1925 елларда Пензадагы үзешчән театр хәрәкәте галимнең әнисе һәм Әйшә апасы тырышлыгы белән барлыкка килә. Алар һәвәскәрләр көче белән күп кенә авылда спектакльләр күрсәтеп йөреп, җыелган акчаны Пенза шәһәрендә татар балалар бакчасы, татар мәктәбе һәм хәтта татар балалар приюты ачу өчен файдаланалар. Үз инициативалары белән татар телендә шәһәр китапханәсе ачып җибәрәләр.

Булачак галим татар мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән, белемне югары бәяләгән гаиләдә тәрбияләнә, шәхси китапханәләрендәге гарәп, фарсы, рус китапларын, гарәп графикасы белән язылган борынгы кулъязмаларны укып-тыңлап үсә.

Үз гомерен милләткә багышлау фикере кайчан борынлагандыр, монысы безгә билгесез, ләкин мәктәпне тәмамлап, техник юнәлеш сайлаган Әдһәм Рәхим улы, бераз урау юллар белән булса да, Ленинград университетының Шәрык телләре факультетына укырга керә. Аның укытучылары - дөньяга танылган мәшһүр галимнәр Н.Дмитриев, А.Кононов, С.Малов, Е.Бертельс, И.Крачковский була. Әдһәм Рәхим улының фәнни эшчәнлегендә якташыбыз, бөек галим С.Маловның зур роль уйнаганын аерып әйтергә кирәк. Ә.Тенишев үзе дә дөньякүләм билгеле галим-тюрколог иде. Хезмәт юлын Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында гади хезмәткәр булып башлаган яшь белгеч 1964-2004 елларда, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, институтның төрки һәм монгол телләре секторына (соңрак Алтай, монгол телләре бүлеге итеп үзгәртелде) җитәкчелек итте.

Ә.Тенишев - 1984 елдан РФ Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, 1987 елдан - Россия тюркологлар комитеты рәисе. Әдһәм Рәхим улы Тенишев - киң эрудицияле, тюркология үсешенә зур өлеш керткән галим. Аның филология өлкәсендәге беренче хезмәте борынгы уйгыр ядкаре “Алтун ярук”ны тикшерүгә багышлана. Яшь белгеч СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтына эшкә билгеләнә. Бераздан (1956 ел) Кытай Фәннәр академиясе соравы буенча, төрки тел белгечләре әзерләү өчен, хатыны Елена ханым белән өч елга Кытайга җибәрелә.

Читтә эшләгән вакытта ул Тибетнең төрки халыклар яшәгән өлкәләрендә җанлы сөйләмне өйрәнә һәм язмалар алып бара. Соңрак шушы еллар эшчәнлеге нәтиҗәсендә аның күп санлы мәкаләләре, “Сарыг уйгыр теле”, “Салар теле” дигән ике гаҗәеп китабы дөнья күрде. Салар төркиләре тарихын беренче өйрәнүче галим дә Ә.Тенишев була. Кырык елдан соң, Кытайда эшләү дәверендә алып барган фактологик материалларга бай көндәлеге дә нәшер ителде (“У тюркских народов Китая”, 1995).

Әдһәм Рәхим улының икенче фәнни юнәлеше - борынгы һәм урта гасыр төрки язма әдәби телен өйрәнү. Аерым алганда, борынгы Орхон-Енисей, уйгыр язма истәлекләрен җентекле тикшереп, ул телнең шул чорда барлыкка килгән үзенчәлекле төренә - койнега игътибарын юнәлтә. Ягъни сөйләшү теле төрки кабиләләрдә төрлечәрәк барса да, аларның язма әдәби формасы калыплашкан икәнен күрсәтә.

Ә.Тенишев җитәкчелегендә һәм мөхәррирлегендә “Төрки телләрнең тарихи-чагыштырмалы грамматикасы”ның алты томы әзерләнә һәм бастырып чыгарыла. Әмма галим аның алтынчы (“Тюркский язык как система. Картина мира протюрков по данным языка”) томының басылып чыгуын күрә алмады. 2004 елның 11 июлендә ул бу дөньядан бакыйга күчте.

Әдһәм Рәхим улы туган милләте - татар халкын яратып, татар галимнәренә һәрчак хәерхаһлы булып яшәде. Татар теле аның өчен һәрчак изге тел булды. Галим үзенең хезмәтләрендә татар әдәби теле үсешен аеруча күз уңында тотты.

Остазыбыз Әдһәм Рәхим улы Тенишевкә багышлап уздырылган симпозиумда галимнәр төрки телләрне өйрәнүнең бүгенге торышы, тюркология фәне алдында торган бурычлар һәм татар тел белеме проблемаларына караган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Секцияләрдә тел тарихы, диалектология, лексикология, фразеология, стилистика, телләр мөнәсәбәтен яктырткан докладлар тыңланды. Татар телен үстерүгә кагылган тәкъдимнәр бәян ителде, Казанда махсус тюркологик журнал чыгара башларга кирәк, дигән фикер хуплау тапты.

Фәнүзә НУРИЕВА, филология фәннәре докторы; Энҗе КАДЫЙРОВА, филология фәннәр кандидаты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10