ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанның Бакалы районы газетасы матур юбилеен билгеләде

12 октябрь 2006, 12:39

(Уфа, 12 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Бакалы районында истәлекле вакыйга булды. Биредә татар телендә чыгучы “Авыл таңнары” район газетасына 75 ел тулды. Шушы уңайдан күп кунаклар да чакырып, зур бәйрәм кичәсе оештырдылар.

“Авыл таңнары” газетасы, башка барлык районнар газеталары кебек үк, илебезнең катлаулы чорларында төрле сынаулар кичергән. Исемнәрен дә берничә тапкыр алмаштырырга туры килгән аңа. Иң башта “Ударчы” исеме белән чыга башлаган. Аннан соң замана шаукымы белән, “Коммунизмга”, “Коммунизм аләме” дигән исемнәр дә кушып караганнар аңа. Ничек кенә булмасын, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән ул һәм хәзер “Авыл таңнары” дигән шигъри исем белән матур чорына керде Бакалы районы матбугат басмасы.

Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре Венера ханым Шакирова җитәкчелек иткән “Авыл таңнары” хәзер тотрыклы үсештә. Тиражы да даими арта аның, әле җиде меңнән артык абунәче аңа тугры кала. Бу исә республика районнары газеталары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Берничә ел элек “Авылым таңнары” газетасы белән биредәге типография берләштерелеп, Редакция-нәшрият комплексы барлыкка килде. Бу инде матбагачылар белән журналистларның тагын да бердәмрәк һәм көйлерәк эшчәнлегенә юл ачты.

Бакалы районы газетасы белән төрле елларда иҗади хезмәттәшлектә булган күп кенә милләттәшләребез соңыннан күренекле шәхесләр булып китте. Күренекле драматург Нәҗип Асанбаев, бертуган шагыйрьләр Фәиз белән Ләис Зөлкарнәевлар һәм башка талант ияләре биредә каләмнәрен тәү башлап чарлаган. Хәзер дә биредә күп кенә яшь каләм әһелләре осталык мәктәбен үтә. Кем белә, бәлки алар арасыннан да танылган шагыйрьләр, язучылар һәм, әлбәттә инде, бик билгеле журналистлар чыгар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10