Татар дөньясы

Башкортстанда танылган драматург Габдулла Әхмәтшинны искә алалар

18 октябрь 2006, 11:02

(Уфа, 18 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән күренекле татар драматургы һәм журналист Габдулла Әхмәтшинның тууына 85 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада һәм талант иясенең туган төбәге Бишбүләк районында, аның балачагы узган, шулай ук хезмәт эшчәнлеге башланган Ярмәкәй районында искә алу чаралары башланды.

Габдулла Габдрахман улы Әхмәтшин 1921 елның 14 октябрендә Бишбүләк районының Яңа Бикташ авылында туа. Башта туган авылы мәктәбендә укый. Аннан, гаиләләре Ярмәкәй районына күченгәч, андагы Исламбахты авылы урта мәктәбендә белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң. Берничә ел Ярмәкәй районы газетасында хәбәрче булып эшли Габдулла. Шул елларда ук әдәби иҗатка да тартыла ул.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Габдулла Әхмәтшин хәрби хезмәткә алына һәм, фронт юлларын кичеп, күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң журналистлык эшчәнлеген дәвам итеп, “Совет Башкортстаны”, “Кызыл таң” газеталарында, “Агыйдел”, “Һәнәк” журналларында эшли ул.

Габдулла Әхмәтшин әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аеруча драма әсәрләре белән бик тиз танылу ала ул. 1948 елда язылган “Тальян гармун” исемле музыкаль комедиясе белән үзен талантлы әдип итеп бар төрки дөньясына таныта Г. Әхмәтшин. Бу әсәр иң тәүдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында схәнәләштерелеп, аның репертуарыннан озак еллар төшми. “Тальян гармун”ны Татарстан, Үзбәкстан, Казакъстан театрлары да үзләрендә сәхнәгә мендерә.

“Туй күлмәге”, “Югалган хатлар”, “Урау-урау юллардан”, “Онытмагыз безне, туганнар!”, “Яр буенда учаклар” һәм башка пьесалары белән Габдулла Әхмәтшин үзенең әдәби осталыгын тагын да ныграк чарлады.

Бу көннәрдә Башкортстанда күренекле драматургны искә алу чаралары оештырыла. Уфадагы бер төркем язучылар Мөселман зиратына барып, Габдулла Әхмәтшинның каберенә һәм ул яшәгән йортның диварына беркетелгән истәлек тактасы алдына чәчкәләр салды. Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнары мәктәпләрендә Габдулла Әхмәтшин укулары үтә. Китапханәләрдә якташ әдипкә багышланган күргәзмә почмаклар әзерләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10