ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада республиканың элекке җитәкчесе Мидхәт Шакировны искә алалар

5 октябрь 2006, 09:49

(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның элекке җитәкчеләренең берсе Мидхәт Закир улы Шакировның тууына бүген 90 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада аны искә алу чаралары үтә. Иртәнге якта ук республиканың рәсми шәхесләре, атаклы милләттәшебезнең элекке хезмәттәшләре һәм якын туганнары, Мөселман зиратына барып, аның каберенә чәчкәләр салды.

Аннан соң ул яшәгән йорт диварына беркетелгән истәлек тактасы алдына да чәчкәләр салу һәм талантлы җитәкчене искә алу мәрәсиме үтте. Анда катнашучылар Мидхәт Закир улы турында җылы истәлекләре белән уртаклашты һәм аның истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләрне дәвам итәргә кирәклеген билгеләде.

Мидхәт Закир улы Шакиров 1916 елның 5 октябрендә Уфада киң билгеле, укымышлы татар гаиләсендә туа. Аның әтисе Закир ага тумышы белән Кушнаренко районының Карача-Елга авылыннан. Закир ага Шакиров үзе татар булса да, башкорт телен дә яхшылап өйрәнә һәм башкорт әлифбасын, шулай ук башкортча башка дәреслекләр әзерләү, төзү буенча бик зур эшләр башкара. Шундый затлы гаиләдә туып үскән Мидхәт бәләкәйдән үк аң-белемгә тартылып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бежицы машиналар төзү институтында белем ала һәм Уфадагы Түбән вольтлы аппаратлар ширкәтендә төрле вазыйфаларны башкара ул. Ә 1947 елда булдыклы егетнең партия органнарындагы тынгысыз хезмәт юлы башланып китә.

1963-1969 елларда Мидхәт Шакиров КПССның Уфа шәһәре комитеты беренче секретаре вазыйфаларын башкара. Ә 1969 елдан алып 1987 елга кадәр ул КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли. Мидхәт Шакиров каты куллы, таләпчән җитәкче иде. Үз-үзенә таләпчән булган бик булдыклы шәхес башкаларны да нәтиҗәле эшкә «җигә» алды. М. Шакиров җитәкләгән елларда Башкортстан бөтен Советлар берлегенә үзенең көчле икътисады белән танылган иде.

Мидхәт Шакиров хакимияттән киткәч, кул кушырып өйдә утырмады. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек хуҗалык эшендә булды. Башкортстандагы үзе элек эшләп киткән “Нефтепроводмонтаж” трестында җаваплы вазыйфаны башкарды ул. Мидхәт Закир улы тормыш-көнкүрештә бик тыйнак кеше булды. Партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән чагында ук алган өч бүлмәле фатирында яшәп дөньядан күчте ул. Дачалары да, башкаларныкы кебек зур коттеджы да булмады аның. Бүгенге күп җитәкчеләрнең ничек балда-майда йөзүен карыйсың да, Мидхәт агага карата хөрмәт тагын да арта төшә. Һәр кешенең тормышта калдырган гамәлләренә, эшенә бәяне тарих үзе генә бирә. Ә Мидхәт Шакировны бүгенге көндә күпчелек халык бары тик яхшы яктан гына искә ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10