Архив

Юксыну//АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ//16 ноябрь, №46

17 ноябрь 2006, 13:41

Татар халкының җыр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халкыбызның мәхәббәтен яулаган җырчыларыбыз арасында Таһир Якуповның да дәрәҗәле урыны бар.Таһир Якупов 1945 елда Казанда эшче гаиләсендә туа. Әтисе Габдулла гармунда, скрипкада уйный, әнисе Фатыйма бик моңлы итеп җырлый торган була.

Кечкенәдән җыр-моң бишегендә үскән Таһирның җырчы булып китүе бер дә гаҗәп түгел. “Өебездә җыр-моң, музыка тынып тормый: кич булдымы, әткәй тальянын ала, балалар җырлый, мин биим. Күңелле итеп, гөр килеп яши идек. Тальян гармун, пианино, мандолина — һәммәсе дә бар иде бездә”, — дип искә ала җиңгәсе.

20,58 Kb

Таһир бәхетенә, мәктәптә җыр дәресләрен күренекле композитор Әхмәт Хәйретдинов алып барган. Таһирның музыкаль сәләтен бик тиз сизеп ала ул. Һәм малайның талантына юл ачу өчен көчен жәлләми. Дүртенче сыйныфта укыган чагында ук инде Таһир Татарстан радиосы аша җырлап, моңы белән тыңлаучыларны таң калдыра. “Балалар өчен тапшыру”лар оештыручы журналист, олимпиадалар вакытында, дистәләгән җырчы бала арасыннан Таһирны сайлап ала торган була. Таһир Якупов башкарган “Чишмә җыры” (М.Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе) радио фондында әле дә саклана булса кирәк.

Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый һәм зур сәхнәдән җырлау бәхетенә дә ул соң гына ирешә. Урта мәктәптән соң ул завод цехларында эшләп ала. Үзешчәннәр концертларында җырлый.

Ниһаять, 1966 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-солист итеп эшкә алалар. Ул ансамбльнең хор төркеменә кушылып та, аерым да чыгышлар ясый башлый. Беренче чыгышларыннан ук Таһир Якупов тыңлаучыларның күңелен яулап ала.

Аның башкаруындагы “Олы юлның тузаны”, “Наласа авылы көе”, “Оренбур яшьләре җыры”, “Хафизаләм, иркәм”, “Карачтау авылы көе”, “Уел”, “Туган авылым урамы” һ.б. бик күп җырлар халык күңеленә Таһир моңы булып сеңгән.

1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Т. Якуповның иҗат гомере халкыбызның җыр сәнгате күгендә атылган йолдыздай булды, ләкин халык күңелендә аның моңы, җырлары калды.

Раил СӘЙФУЛЛИН.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10