ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ульяновски өлкәсенең Зур Чирекле авылы турында китап дөнья күрде

12 гыйнвар 2007, 11:01

(Ульяновски, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсендә генә түгел, тулаем Россия Федерациясендә иң зур татар авылларының берсе булып исәпләнгән Зур Чирекле турында китап басылып чыкты. Аның авторы – шушы авылда туып үскән, хәзер Мәскәүдә яшәүче күренекле якташыбыз – милиция полковнигы, юридик фәннәр докторы, атказанган юрист, академик, куркынычсызлык һәм хокук тәртибе проблемалары Академиясе профессоры Мансур Равил улы Юсупов. Китапта авылның барлыкка килү тарихы һәм бүгенге көне тасвирлана.

- Әлеге җыентыкны кече Ватаныбызның үткәне һәм ата-бабаларыбыз турындагы мәгълүматларны киләчәк буыннарга да җиткерү максаты белән әзерләдем. Бөек Ватан сугышы каһарманнары, авыл хезмәтчәннәре, мөхтәрәм мөгаллимнәр, абруйлы дин әһелләре, бөтен гомерләрен илебезне саклауга багышлаган офицерлар белән авыл халкы чиксез горурлана. Танылган шәхесләр хакында яшьләр дә белергә, алардан үрнәк алып яшәргә тиеш, - ди Мансур әфәнде Юсупов.

Архив мәгълүматлары буенча, бу авылга 1600 елда Төмән якларыннан күчеп килгән унике татар гаиләсе тарафыннан нигез салына. 1937 елга кадәр ул Пенза губернасына караган, хәзер Ульяновски өлкәсенең Николаевка районына керә. Китапта күмәк хуҗалык төзү, Бөек Ватан сугышы чоры һәм матур киләчәккә өметләнеп яшәү еллары да күрсәтелгән.

Бүген Зур Чирекледә өч меңгә якын дин вә канкардәшебез гомер кичерә. Ул 800гә якын шәхси хуҗалыкны берләштерә. Бай тарихлы урта мәктәптә 400дән артык бала белем ала. Алар фән нигезләрен рус һәм татар телендә үзләштерәләр, тәрбия эшләре тулысынча диярлек үзебезчә алып барыла.

Авыл халкы, нигездә, вак эшмәкәрлек һәм сәүдә эше белән шөгыльләнеп көн күрә. Шуңа күрә дә күпчелеге муллыкта яшиләр. Бер-бер артлы тезелеп киткән ике-өч катлы таш йортлар әнә шул хакта ачык сөйли.

Мәскәү-Чиләбе автомобиль трассасы буенда урнашкан Зур Чирекледә өч мәчет һәм зур мәдрәсә гөрләп эшләп килә. Гыйбадәтханәләрнең берсен шушы авылда туып үскән булдыклы эшкуар – Самара икмәк заводы генераль директоры Али Сөләйманов үзенең хәләл малына төзеткән. Соңгы алты ел эчендә биредә яшәүче 47 мөселман кардәшебез изге җирләрдә хаҗ кылып кайткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10