МӨҺим
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли
Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән

Архив

Хәтер//ТАТАРЛАР ОНЫТЫЛМЫЙ//18 гыйнвар, №3

23 гыйнвар 2007, 11:44

Күптән түгел Ташкентта тагын бер тантана булды:

Дәүләт премияләре лауреаты, Үзбәкстан һәм Татарстан җөмһүриятләре халык рәссаме Чыңгыз Әхмәров яшәп иҗат иткән, аның остаханәсе урнашкан Афросиаб урамындагы өй диварына мәрмәрдән истәлек тактасы урнаштырылды.

Тантанага Чыңгыз әфәнде ысулы белән иҗат итүче рәссамнар, аның хезмәтләрен хөрмәт итүчеләр, сәнгать әһелләре килгәннәр иде. Истәлек тактасыннан ефәк тукыманы Үзбәкстан сәнгать Академиясе Үзәк күргәзмә залы директоры Элмир Әхмәдов ачып, Ч.Әх- мәров иҗатының бүгенге сәнгатебездәге урынына җылы бәясен бирде. Милләттәшебез, сынлы сәнгать фәне докторы Рафаил Һади улы Такташ: “Чыңгыз әфәнде гадилеге һәм чын күңелдән әңгәмә алып баруы белән барыбызны да үзенә тартып тора иде. Ырымбур якларында туса да, үз иҗатында Урта Азия миниатюрасын ачып бирә алуы аның иҗатында төпле урын алып торды. Шуның өчендер бәлкем, татар улы буларак, соңгы елларда игътибарын милли сәнгатькә юнәлдерде,” — диде. “Чыңгыз Габдрахман улындагы җорлык, шаянлык аны бөтен гомер юлы буйлап озатып баргандыр. Хәтта аның фатир ишегендәге “Озак һәм каты итеп кыңгырауга басыгыз” дигән язмасыннан да биредә шаян кеше яшәгәнлегенә ишарә итә иде, — дип сөйли академик Дәүрән Өмәрбәков. — Ә чынында исә аның ишеге һәрчак ачык була торган иде. Ишек ачып керүгә, Чыңгыз әкә, эшеннән бүленмичә генә, сәламләшә һәм эшен дәвам итә торган булды. Беркөнне мине шәһәр урамында йөргәнемне, бу мизгелдә иҗат эше белән шөгыльләнмәгәнемне күреп гаҗәпләнде һәм “Остаханәңә кайтып, Галишер Нәвои портретын ясый башла”, — диде. Һәм бу эшем минем горурлыгыма әверелде, аның киңәше белән ясаган Нәвои портретым сәнгать музеенда тамашачылар хозурына тәкъдим ителде”.

Язмыш җилләре Әхмәровлар гаиләсен Урта Азиягә 1927 елда ук алып килә. Пермьда сәнгать техникумын һәм Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Чыңгыз Әхмәров Ташкентка кайта, биредә ул Европа сәнгать мәктәбе ысулын шәрык традицияләре белән бәйләп иҗат итә. Чыңгыз Әхмәровның татар сынлы сәнгатен үстерүдә дә лаеклы өлеше бар. 1955-1956 елларда ул М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), 1957 елны исә Казан елга портын (мозаика белән) би- зәүдә катнашты. Узган гасырның сиксәненче елларында танылган рәссам тагын татар темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров “Мәрҗани Үзәк Азиядә”, “Сөембикә Үтәмеш Гәрәй белән”, “Габдулла Тукай”, “Тормыш”, “Татар кызы”, “Татар биюе” дигән хезмәтләрен иҗат итә.

Чыңгыз Әхмәровны берничә тапкыр Казанга күчәргә дә үгетләп караганнар иде, әмма аның кояшлы, җылы, икенче туган өе булган Үзбәкстаннан китәсе килмәде. Биредә аның иҗаты ачылды, биредә аны дөнья таныды, биредә аның тарафыннан монументаль әсәр- ләр тудырылды. Ташкенттагы Галишер Нәвои исемендәге опера һәм балет театры фойесын бизәгәне өчен, Ч.Әхмәров 1948 елда Дәүләт премиясенә лаек булды.

Самаркандтагы Олыгбәк музеендагы панно (1964) әле бүген дә үзенең серлелеге белән сәнгать сөючеләр арасында зур кызыксыну тудыра. Ташкент метрополитенының Г.Нәвои тукталышындагы алтын йөгертеп эшләнгән паннолардан да Чыңгыз әфәнденең җан җылысы бөркелеп тора.

Истәлек тактасын ачу тантанасына рәссамның оныгы — Шәхназа Абдуллаева да килгән иде. Тактаны урнаштыручыларга һәм бу тантаналарда катнашучыларның барысына да ул үз рәхмәтләрен белдереп: “Бабаемның тууына 95 ел тулу алдыннан оештырылган бу бүләк аның рухына дога булып барсын”, — диде.

Айрат ГАБДУЛЛИН. Үзбәкстан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10