ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Танылган җырчы Айгөл Сагынбаева Башкортстанга иҗат сәфәренә килде

22 февраль 2007, 10:56

(Уфа, 22 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татарстанда яшәп иҗат итүче танылган яшь җырчы Айгөл Сагынбаева Башкортстанга иҗат сәфәренә килде. Бу юлы Уфада үзе әзерләгән аерым концерт программасы белән чыгыш ясый ул. “Назлар белән кил син, язларым” дип исемләнгән бу тамаша Уфаның меңнән артык кеше сыйдырышлы Нефтьчеләр мәдәният сараенда 24 февраль көнне үтәчәк.

Айгөл Сагынбаева үзе тумышы белән Башкортстанның Учалы районыннан. Берничә ел инде Татарстанда яшәп иҗат иткән якташыбыз зур сәнгать дөньясында бик тиз танылу алды. Аның талантын күреп алган күренекле җырчыбыз Салават Фәтхетдинов Айгөлнең югары махсус белем алырга тиешлеген әйтеп, аңа иҗат итү өчен беренче мөмкинлекләргә юл ачкан кеше. Айгөл Сагынбаева Казан дәүләт мәдәният академиясендә белем ала, шул ук вакытта бик күп мәдәни чараларда катнашып, җыр-моң сөючеләрне үзенең көчле һәм моңлы тавышы белән сокландыра.

Айгөл Сагынбаева моңа кадәр дә туган ягына төрле берлектәге концертларда һәм кичәләрдә катнашу өчен кайтып йөрсә дә, үзенең аерым программасы белән чыгыш ясаганы юк иде. Менә ямьле язлар якынлашып килгәндә, назлы язлар рухы белән тулы концертын тәкъдим итәргә булды талантлы якташыбыз.

“Назлар белән кил син, язларым” тамашасында Айгөл үзенең репертуарындагы элекке матур җырлары белән бергә соңгы вакытта гына иҗат ителгәннәрен дә башкарачак. Шулай ук бу программада Айгөлнең иҗатташ дуслары Илһам Вәлиев, Фәрваз Урманшин, Рәдиф Зарипов, Вилдан Яруллин һәм башка сәхнә йолдызлары да үзләренең популяр җырларын яңгыратачак. Шулай итеп уфалыларны яшь һәм дәртле җырчыларыбыз катнашлыгындагы искитмәле матур тамаша белән сөендерәчәк алар.

Айгөл Сагынбаева үзенең шушы яңа программасы белән якын киләчәктә туган ягы Учалы районында да, Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында да иҗат сәфәрләрендә булырга җыенуын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10