ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Күренекле татар композиторы Рим Хәсәнов 60 яшьлек юбилеен билгели

12 март 2007, 10:59

30,93 Kb(Уфа, 9 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Күренекле татар композиторы Рим Хәсәнов үзенең гомеренең истәлекле юбилеен билгели. 60 яшь тулды олуг талант иясенә. Шушы уңайдан Рим әфәнде Мәскәүдә дә, илнең татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрендә дә иҗат кичәләрен оештыра.

Рим әфәнде тыйнак кеше. Юбилее уңаеннан зур-зур тантаналар үткәрми, ә җыр-моң сөючеләр белән очрашуларда үзенең иҗаты белән таныштыру кичәләре генә уздыра. Шундый кичәләрнең берсе Мәскәүдә бу ел башында үткән иде инде.

Рим Хәсәновны барлык татар-башкорт дөньясы яхшы белә. Үзенең иҗатының башында ук язган берничә генә матур җыры белән дә ул тарихта кала алыр иде. Аның “Сиңа килдем, иркәм”, Кичер мине, әнкәй, гафу ит”, “Чәчәкләр уяныр”, “Дусларыңны онытма”, “Син – гомер агышларым”, “Өфе юкәләре”, “Юкка түгелдер”, “Ялгыз аккош күлләрдә” кебек йөзләрчә милли рухлы җырлары халык арасында киң таралу алды. Аларны сәхнәләрдән дә, төрле очрашуларда, кичәләрдә, табыннар артында да рәхәтләнеп башкаралар.

Рим Хәсәнов тынгысыз һәм эзләнүчән шәхес. Ул берничә ел Башкортстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын да башкарды. Аннан Австралиягә дә барып берничә ел яшәп һәм иҗат итеп, инглиз телен яхшылап өйрәнеп кайтты. Хәзер күренекле композиторыбыз күбрәк вакытын Мәскәүдә үткәрә. “Анда иҗат итү өчен дә, илһам алу өчен дә мөмкинлекләр күбрәк, - ди ул. – Башка җирдәге кебек тыныңны кысучылар юк”.

Әйе, Рим әфәнде азатлыкны, ирекле иҗатны ярата торган зур шәхес. Шуңа күрә дә аның җырлары да халык күңелендә үз урынын мәңгелеккә алды. Үзенең искитмәле моңлы җырлары белән үзенә исән чагында ук һәйкәл куйды Рим Хәсәнов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10