ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Равил Бохараев Казан ханлыгына караган шагыйрьләрнең әсәрләрен дә тәрҗемә итәргә фаразлый

29 март 2007, 09:55

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Кичә Казанның «Книжный двор» кибетендә шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы Равил Бохараев укучылар белән очрашты. Татарстан башкаласында тууып үскән милләттәшебез инде 17 ел Лондонда яши һәм Би-би-си радиосының рус редакциясендә эшли.

Билгеле булганча Равил Бохараевның 30дан артык китабы бар. Алар рус, иглиз, венгр һәм татар телләрендә язылганнар. Казандагы очрашу исә бу көннәрдә Равил әфәнденең «Мәгариф» нәшриятында дөнья күрәчәк «Золотые ступени» антологиясенә багышланган иде. Әлеге җыентыкка Алтын Урда чоры шагыйрьләренең русчага тәрҗемә ителгән иҗатлары кергән. Равил Бохараев әлеге китап аркылы татар поэзиясенең үсеш юлын күрсәтәсе килгәнлеге ассызыклады. «Алтын Урда чоры аерым бер тарих, ул бит Идел буен гына алмый, хәтта Кырымга да барып җитә», - диде Р. Бохараев. Милләттәшебез шигырьләрне тәрҗемә итүдәге мәсьәләләргә да тукталды, чөнки борынгы төрки телдәге сүзләрне аңлавы авыр булуын әйтте. «Сүзлекләр ярдәм итә, ә инде бөтенләй белмәгәндә Казанга шалтыратып галимнәрдән белешәм», - диде Р. Бохараев.

Язучының көзгә Мәскәүдә тагын бер китабы дөнья күрергә тиеш. Ул - «Отпусти мою душу» дип атала. Моннан тыш Равил Бохараев киләчәктә Казан ханлыгына караган шагыйрьләрне тәрҗемә итәргә фаразлавын да әйтте.

Очрашуда ул Мәскәү, Санкт-Петербургта чыккан китапларыннан рус, инглиз, венгр телләрендәге шигыйрьләрен укыды. Аларның күпчелеге дин белән бәйле булганлыгы чагылды. Әйтергә кирәк, Равил әфәнденең иҗатында дин темасы зур урынны алып тора һәм ул һәрдаим чагылып килә.

Милләтәтшебез хәзерге вакытта Мирсәй Әмир әсәрләрен укуын белдерде, шулай ук ул татар музыкасын яратып тыңлавын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10