Мәдәният

Башкортстанның Благовар районында Шәҗәрә бәйрәме үтте

14 май 2007, 16:04

(Уфа, 14 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовар районындагы Өйдрәкбаш исемле татар авылында Шәҗәрә бәйрәме булып үтте. Күптән әзерлек алып барылган шушы тантаналарга читтә яшәүче авылдашлар да кайтты.

Шәҗәрә бәйрәменә әзерлек узган елда ук башланган булган. Өйдрәкбаш урта мәктәбе укучылары, укытучылар ярдәмендә, үз авылының тарихын ныклап өйрәнгән, нәсел агачларын булдырган, ата-бабаларының чыгышлары хакында бай мәгълүматлар туплаган. Шәҗәрә бәйрәмендә укучылар һәм авылдагы берничә гаилә әзерләгән нәсел агачының сурәтләре дә күрсәтелде.

Өйдрәкбаш авылының тарихы 300 ел элек башлана. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләргә, архив чыганакларына караганда һәм зиратларда сакланып калган кайбер кабер ташларындагы язулар буенча нәтиҗә чыгарганда, авылга нигез салучыларның берсе Нәдер Ишбулатов дигән кеше булган. Аның нәселе башлыча Ока (Ука) су буйларыннан башта Кама буйларына, аннан җир эзләп бу якларга юл тоткан. Тәүге күченүчеләрнең хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының Эткенә дигән татар авылыннан килгәнлекләре хакында мәгълүматлар бар.

Өйдрәкбашта гомер-гомергә укымышлы халык яшәгән. Октябрь революциясенә кадәр биредә ике мәчет, 5 мәдрәсә һәм бер китапханә эшләп килгән. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм журналист Галимҗан Нигъмәти, шулай ук журналистлар Хөснулла Ишбулатов, Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин һәм башкалар авыл халкының горурлыгы.

Күренекле хәрбиләр – генерал-лейтенант Хаҗиәхмәт Ишбулатов, Советлар Союзы Герое Хәмит Әһлиуллин һәм башкалар шулай ук Өйдрәкбашның данын арттырган.

Танылган сәнгатькәрләрдән Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына нигез салучыларның берсе Газизә Ишбулатова, БРның халык артисткасы Флүрә Нигъмәтуллина, атаклы табиблардан медицина фәннәре докторы, профессор Мәгъфүрә Гайсина авылның гына түгел, ә бар районның горурлыгы.

Шәҗәрә бәйрәме бик күңелле үтте. Аны Советлар Союзы Герое Хәмит Әһлиуллин исемен мәңгеләштерү максатында аңа истәлек тактасы ачу белән башлап җибәрделәр. Аннан соң “Буыннар аллеясе” ачылды. Килгән кунаклар бу очрашу истәлегенә җимеш агачлары утыртты.

Шуннан бәйрәм авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда килүчеләр байтак нәсел-нәсәпләрнең Шәҗәрә агачлары белән танышты. Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10