ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иске Кулаткы техникумы 40 миллион сумлык грантка ия булды

7 июнь 2007, 13:27

(Ульяновски, 7 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы механик-технологик техникумы узган елда “Россиянең йөз иң яхшы махсус-урта уку йорты” конкурсында лауреат исеменә лаек булган иде. Ә шушы көннәрдә генә яңа уңышка иреште – “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән “Махсус-урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү буенча инновацион уку йорты” төбәкара конкурсында җиңү яулап, 40 миллион сумлык грант алды.

Төбәкара бәйгенең беренче турында 150 уку йорты катнашса, финал турына Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара кебек тотрыклы төбәкләрнең 40 һөнәри белем бирү учреждениеләре белән беррәттән, Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы механик-технологик техникумы да чыга һәм югары бәягә лаек була.

- Безнең техникумда “Мәгариф” һәм “АПКны үстерү” илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла. Әлеге проектлар кысаларында инновацион белем бирү программасында катнашу мөмкинлеге тугач, техникумда авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү буенча региональ ресурс үзәге ачып җибәрергә булдык. Грант акчасын менә шул үзәкне аякка бастыру, техникумның матди-техник базасын ныгыту максатында кулланырга ниятлибез, - ди уку йортының директоры Ринат Үмәров.

Иске Кулаткы техникумында сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Биредә ике компьютер классы эшләп килә.

Ун ел эчендә техникумны бер меңнән артык егет һәм кыз тәмамлап чыккан, шуларның 80 проценты бүген үз белгечлекләре буенча хезмәт итә. Хәзерге вакытта уку йортында искекулаткылылар белән беррәттән, өлкәбез районнарыннан һәм шулай ук Самара, Сарытау якларыннан килгән 700гә якын укучы белем ала. Алар икътисадчы, хисапчы, кондитер, монтажлаучы, автотранспортны ремонтлаучы һөнәрләрен үзләштерә.

Техникум базасында Ульяновски дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең вәкиллеге эшләп килә. Ә Павловка район үзәгендә Иске Кулаткы техникумының филиалы ачылган.

Әлеге уку йорты студентлары район һәм өлкә олимпиадаларында, мәдәни бәйгеләрдә, спорт ярышларында уңышлы катнашып, призлы урыннар алып кайталар. Мәсәлән, быел техникумнар һәм көллиятләр арасында уздырылган җиңел атлетика спартакиадасында Иске Кулаткы техникумы командасы икенче урынны яулады, ә үткән елда техникумның бию төркеме “Үз йолдызыңны кабыз!” халыкара фестиваленнән өченче дәрәҗә диплом алып кайткан иде.

Алдынгы уку йортының җитәкчесе - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Ринат Үмәров төбәкара бәйгедә “2006 ел директоры” исеменә лаек булган иде. Ә күптән түгел ул кандидатлык диссертациясен яклап, икътисади фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә иреште.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10