Архив

Хәтер//РӘХИМ САТТАР БАТЫРЛЫГЫ//29 июня, №24

29 июнь 2007, 15:42

Милли музейда «Җыр дәвам итә» дип аталган кичә булып узды. Ул җәлилче Рәхим Саттарга багышланды. Үзе исән булса, аңа быел 95 яшь тулган булыр иде.
22,86 Kb

Журналист, шагыйрь Рәхим Саттар (Абдулсаттаров Абдрә-хим Сөләйман улы) 1912 елның 15 августында Башкортстанның Чишмә районы, Түбән Хаҗәт авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда «Яшь сталинчы» газетасы мөхәррире урынбасары булып эшли. 1941 елның көзендә фронтка китә, десант частьләрендә парашютчы булып хезмәт итә. Катлаулы сугыш операцияләрендә катнаша. 1942 елның 27 июнендә, Угра авылы тирәсендә дошман тылына десант төшергән чакта, ул немецлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәр-ләрендәге хәрби әсирләр лагерь-ларында газап чиккән-нән соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла. Шунда ул Муса Җәлил, Абдулла Алиш белән очраша һәм яшерен антифашистик оешманың ыша-нычлы әгъзаларыннан берсе булып китә.

1943 елның гыйнвар уртасында Рәхим Саттарны А.Алиш, Ф.Булатов, Г.Шабаев белән бергә Берлиндагы «Идел-Урал» газетасына эшләргә алып китәләр. Ул анда корреспондент вазифасын башкара. Бу эшеннән ул немецларга мөмкин кадәр күбрәк зыян китерү өчен файдалана, фашист- ларга кар-шы листовкалар язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша.

Рәхим Саттар әсирлектә шигырьләр дә язган. Едлинога китәр алдыннан үзенең кулъязмасын А.Алишка биреп кал-дырган. «Саттаров легионга киткән чакта, — дип яза К.Галиев («Идел-Урал»ның мөхәррир урынбасары), — без аны Алиш белән икәү озатып калдык. Үзенең тотышыннан аның Бер-линга бүтән әйләнеп кайтмаячагы сизелеп тора иде. Соңын-нан мин аның корал тотып һәм үзе белән дүрт легионерны ияртеп, качып киткәнен ишеттем».

Качып киткән төркемнең җитәкчесе Рәхим Саттаров бул-ган. Яшерен оешма аларны корал, карта, азык-төлек һәм ял-ган документлар белән тәэмин иткән. Биш кешенең икесе шофер була. Аларга фронт линиясен үтеп, үзебезнекеләр ягы-на чыгу, легионерларның кораллы восстаниесе әзерләнү ха-кында совет командованиесенә хәбәр итү бурычы куелган була. Ләкин бу төркем фронт сызыгы аша үтә алмый — кай-дадыр немец засадасына юлыгып, һәлак була, күрәсең.

Рәхим Саттар кечкенә генә куен дәфтәренә үз кулы белән латинча 24 шигырь язып куйган да туганнарына соңгы васы-ять сүз-ләрен: «Күчереп бетерә алмадым. Мин хыянәтсез. Син дә шулай бул. Бер юл. Башка юл юк. Әни, Ил, Алсу, туган-нар», — дип бик ашыгыч язылган юллар белән тәмамлаган.

Музейда оештырылган очрашуда Рәхим Саттарның блок-ноты, язмалары, китаплары күрсәтелде. Сания Гасыйм кызы Исхакова (Р.Саттарның улы Ил Саттарның тормыш иптәше) чыгышы күңелләрдә якты хатирә калдырды.

Равилә МӨБАРӘКШИНА.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10