ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстандагы Корманай исемле татар авылы үзенең 250 еллыгын бәйрәм итте

16 июль 2007, 14:38

(Уфа, 16 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Авыргазы районындагы Корманай исемле данлыклы татар авылында истәлекле вакыйга булды. Халкыбызга әллә күпме атаклы шәхесләрне биргән авылга 250 ел тулды. Шушы уңайдан анда бик зур бәйрәм оештырылды.

Корманай авылына нигезне Корманай Газиев исемле милләттәшебез салган. Аннан соң матур табигатьле бу төбәккә башка гаиләләр дә күченеп утыра. Шулай да бүгенге көндә бу авылда нәкъ менә аңа беренче нигез салган кешенең нәсел-нәсәпләре - Корманаевлар фамилияле гаиләләр күпчелекне тәшкил итә дисәң дә була.

Милләтебезгә бик күп укымышлы һәм булдыклы кешеләрне биргән ул Корманай. Атаклы галимнәр – фән докторлары һәм кандидатлары, танылган табиблар, укытучылар, сәнгать әһелләре һәм башка һөнәр ияләре авылның данын арттыра. Аеруча танылган җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев белән горурлана авылдашлары.

Корманай авылына 250 ел тулуны район дәрәҗәсендә зур бәйрәм сыйфатында билгеләделәр. Авылның Сабантуй үткәрелә торган яланында башланган тантаналы чараларны район хакимияте башлыгы Марат Ишемгулов ачып җибәрде һәм авыл халкын шушы истәлекле вакыйга белән ихлас котлады.

Башка чыгыш ясаучылар да шушы зур бәйрәм уңаеннан үзләренең күңел түреннән чыккан иң җылы сүзләрен, самими котлауларын җиткерде. Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды. Яраткан җырчыбыз Идрис Газиев та авылдашларын үзенең моңлы җырларын башкарып котлады. Үзенең чыгышында ул туган авылын, дөньяның кайсы гына төбәгендә йөрсә дә, гел сагынуын, аңа һәрчак талпынып кайтуын әйтте. “Минем өчен шушы җанга якын Корманаемнан да кадерлерәк башка бер җир дә юк”, - дип әйтүе белән озак алкышларга лаек булды ул.

Авылның юбилее үзе бер Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Ат чабышлары да, башка бәйгеләр дә, уен-көлке дә күп булды анда.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10