ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Шәрыкның ЮНЕСКОсы – ИРСИКА

18 июль 2007, 16:55

Була шундый оешмалар яки шәхесләр, үз эшләрен тавыш-тынсыз гына эшлиләр, халыкка әйтеп бетергесез зур хезмәт куялар, тарихка кереп калырлык нәтиҗәләргә ирешәләр; әмма аларның эшчәнлекләре, гадәттә, нигәдер беленми кала. Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге булган ИРСИКА (Research Centre for Islamic History, Art and Culture) да әнә шундыйлардан. Дөресен генә әйткәндә, ИРСИКАның Россия һәм Идел-Урал төбәге белән бәйле хезмәтләре Татарстан матбугатында киң яктыртыла, ләкин корылышның үзе турында, җитәкчеләре хакында төгәл мәгълүмат юк. Ә беләсе килгән әйберләр шактый.

Ислам Конференциясе Оешмасының мәдәният буенча гыйльми эшчәнлек алып бара торган корылышы булган ИРСИКА 2005 елда үзенең 25 еллык хезмәт бәйрәмен билгеләп үтте. Ислам илләре белән мәдәни багланышлар өстендә эшләүче бердәнбер оешма ул. Көнбатыш илләренең Ислам дине һәм мәдәнияте турындагы ялгыш фикерләрен дөрес юлга куючы гыйльми үзәк, дип тә әйтергә була аның турында. ИРСИКА 50дән артык ил белән хезмәттәшлек итә. Корылышның максаты - Ислам Конференциясе Оешмасына әгъза булган 57 илнең тарихи мирасын барлау, Ислам мәдәниятен, сәнгатен саклау һәм дөньяга таныту; Ислам архитектурасы, археологиясе, декоратив кул сәнгате буенча эзләнүләр алып бару һәм ачышларны таныту чаралары оештыру. Шулай ук Ислам тарихы, мәдәнияте белән бәйле гыйльми конференцияләр, симпозиумнар үткәрү, күргәзмәләр оештыру, фәнни хезмәтләрне бастыру кебек гамәлләр ИРСИКАның төп эшчәнлегенә керә. Тулаем алганда, оешма 5 юнәлештә эш алып бара: Мөселман милләтләрнең тарихы; Фән һәм мәдәни тарих; Ислам сәнгате; Ислам архитектурасы; Ислам археологиясе.

ИРСИКА 2005 елда беренче мәртәбә I Халыкара Ислам археологиясе Конгрессын оештырып, бу чараның периодик рәвештә уздырылуын булдырган. Ислам географиясендә Ислам чоры археологик эзләнүләрне яктырту өстендә фәнни эшчәнлекне әйди.

ИРСИКА үзенең эшчәнлеген Ислам илләренең яки чаралар оештырылган илләрнең югары уку йортлары, мәдәният корылышлары, фән үзәкләре, тикшеренү институтлары белән эшлекле элемтәләр корып алып бара. Оешманың проектлары дәүләт җитәкчеләре катнашында дәүләт күләмендә тормышка ашырыла. Ул шулай ук Берләшкән милләтләр оешмасының корылышлары, бигрәк тә ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Юкка гына төрек матбугаты ИРСИКАны көнчыгышның ЮНЕСКОсы дип атамый.

ИРСИКА Ислам вә төрки халыклар мәдәниятен дөньяга таныту, үзара аңлашып яшәү шартларын булдыру өчен дөнья галимнәренең, фикер ияләренең, сәнгать әһелләренең очрашу аренасын хәтерләтә. Ул гына да түгел, Ислам дөньясы белән Көнбатыш илләренең аңлашып, берберләрен хөрмәт итеп яшәү нигезен коруга, цивилизация диалогын булдыруга зур игътибар бирә. Мәдәниятара хезмәттәшлек һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерүгә басым ясап, интеллектуаль көчләрне берләштерү мөһимлегенә инана. Шулай ук эшчәнлекләре белән Ислам илләренең зыялылары арасындагы бердәмлекне көчәйтү идеяләрен яклый.

27 еллык хезмәт дәверендә ИРСИКА дөнья илләренә гел уңай яктан танылып, дәрәҗәле оешмага әверелгән. Шуңадыр инде, Төркиягә килгән чит ил дәүләт эшлеклеләре халыкара мәдәният корылышының штаб-фатирына кагылмый китмиләр. Андыйлар арасында АКШ экс-президентының тормыш иптәше Хиллари Клинтонны, Сүрия президенты Бешар Эсадны, Малайзия премьер-министры Маһаттир бин Мөхәммәдне, Тунисның экс-премьер-министры Ал-Бейн Әдһамны, Пакистанның элеккеге президенты Зия үл Һакны әйтеп узарга мөмкин. Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиев тә 1-2 февраль көннәрендә Истанбулда уздырылган “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышы кысаларында ИРСИКА бинасында аның җитәкчесе Халит Әрән белән очрашты.

ИРСИКАның (Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү институты) соңгы елларда Татарстан белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре артканнан арта бара. Агымдагы елның икенче февралендә Истанбул каласында Татарстан мәдәният министрлыгы белән ИРСИКА арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе төзелде. Күптән түгел генә гомуммөдире Халит Әрән, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессына катнашу өчен Казанга килгәч, Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиев һәм Мәдәният министры Зилә Вәлиева белән очрашты. Шулай ук Ислам университеты җитәкчеләре белән дә күрешеп, киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып барды. Татарстан милли музеенда ИРСИКАның төрекчәдән русчага тәрҗемә ителгән “Госманлы дәүләте тарихы” исемле китабының беренче томын тәкъдир итү чарасына катнашты.

Халит Әрән ИРСИКА оешмасында 1981 елдан бирле эшли. Тарих фәннәре докторы буларак озак вакытлар китапханә һәм документация бүлеген җитәкләгән. Инглиз, гарәп, фарсы һәм грек телләрендә иркен аралаша. Берничә ел гомуммөдир урынбасары вазыйфаларын башкарган. 2005 елның гыйнвар аеннан ИРСИКАның гомуммөдире итеп билгеләнгән.

Әнә шундый мәртәбәле халыкара оешманың хөрмәтле җитәкчесе Халит Әрән белән Истанбулда “Йолдыз” сараенда күрешеп, әңгәмә кордык. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.

Халит әфәнде, кыскача гына ИРСИКА белән таныштырып үтегез әле.
Халит Әрән: ИРСИКА, Ислам Конференциясе Оешмасының мәдәни корылышы буларак, 1979 елда Истанбулда барлыкка килде. Төркия дәүләте белән Ислам Конференциясе Оешмасы арасында төзелгән килешү нигезендә безгә шәһәрнең иң күркәм, тарихи урыны булган “Йолдыз” сараеннан урын бирелде. 1980 елдан бирле без менә шушы зиннәтле сарайда халыкара эшчәнлекләребезне актив төстә алып барабыз.

“Йолдыз” сарае - Төркия өчен генә түгел, Ислам дөньясы өчен дә зур әһәмияткә ия булган архитектура корылмасы. Ул 1789-1807 еллар арасында төзелгән. 1877 елда Госманлы империясенең соңгы падишаһы II Габделхәмит тарафыннан дәүләт резиденциясе буларак кулланылган. Бу тарихи комплекс эчендә ИРСИКАның 3 бинасы бар. Анын берсенә офисыбыз урнашкан. Документация бинасында 65 мең китаплык китапханә урын алган. Шулай ук бик бай фоторәсемнәр архивы булынганлыгын да әйтеп узасым килә. Анда төрле темаларга караган 60 меңнән артык фоторәсемне күрергә мөмкин. Оешмабыз корылган көннән алып бүгенгәчә 110 китап бастырды, йөздән артык күргәзмә оештырды, 60ка якын халыкара фәнни конференцияләр, симпозиумнар үткәрде. Алар арасында Ислам мәдәниятен өйрәнү буенча Балкан илләрендә, Көнбатыш Аурупа, Урта Азия, Көнбатыш Африка, Идел-Урал төбәкләрендә уздырылган гыйльми чаралар аеруча игътибарга лаек.

ИРСИКАның Татарстан белән элемтәләре ничек башланып китте? Нинди уртак проектлар тормышка ашырылды?
Халит Әрән: Без, ИРСИКА буларак, бөтен дөньядагы фәнни корылышлар белән хезмәттәшлек итәргә тырышабыз. Безне бигрәк тә Россиядәге Ислам мәдәнияте кызыксындыра. Корылышыбызның миннән алдагы җитәкчесе Әкмәледдин Ихсаноглу Советлар Берлегендә хәбәрдарлык чоры башланганчы, 1980 нче елларда ук, тимер пәрдәнең аръягындагы галимнәр белән аралашуга, алар белән гыйльми эшчәнлек алып баруга игътибар бирә иде. 1990 елларда элемтәләр, әлбәттә, тагын да көчәеп китте. 1990 елларның ахырында Татарстанга барып кайткач, Татарстанның фәнни корылышлары һәм Татарстан хөкүмәте белән Татарстан Илбашының ярдәмнәренә таянып, 2001 елда “Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте” исемле симпозиум оештырдык. Анда Америка Кушма Штатларыннан, Аурупаның төрле илләреннән килгән галимнәр чыгыш ясадылар. Симпозиумның барлык докладларын китап итеп бастырдык. 2005 елда әлеге чараның икенчесен Казанның 1000 еллыгы уңаеннан янә Татарстанның башкаласында уздырдык. “II Халыкара Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте” конференциясененең ачылышы бик күркәм булды. Татарстан дәүләт Президенты, Премьер-министры, Дәүләт Советы Рәисе, күп санлы галимнәр, дәүләт эшлеклеләре катнашты. Россия Федерациясе министрлары, Мәскәү, Санкт-Петербург галимнәре дә һәм шулай ук Америка, Африка кебек чит ил вәкилләре, фән эшлеклеләре дә чакырулы иде. Татарстанның оешмабыз эшчәнлегенә зур игътибар бирүе безне бик куандырды. Бу гыйльми чарадагы чыгышларны да китап хәленә китерергә җыенабыз.

Беренче симпозиумны оештырган вакытта, Татарстан галимнәре белән сөйләшү нәтиҗәсендә, Татарстан һәм татар мәдәнияте һәм сәнгате белән бәйле инглиз телендә хезмәтләрнең булмавы ачыкланды. Без, Миркасыйм Госманов, Рафаил Хәкимов җитәкчелегендә редакция комиссиясе төзеп, проектны тормышка ашыру өстендә эшли башладык. Китапка Татарстан һәм татар мәдәниятен, сәнгатен төрле тармакларда тикшергән танылган галимнәрнең, белгечләрнең бик кызыклы хезмәтләре кертелде. Алар, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, басылу алдында тора.

Казан каласына нигез салынуга 1000 ел тулу җәһәтеннән тормышка ашырылган тагын бер хезмәтебезне әйтеп узасы килә. Ислам Конференциясе Оешмасы гомумсәркатибе, ИРСИКАның элеккеге гомуммөдире Әкмәледдин Ихсаноглу белән Казан шәһәренең элеккеге мэры Камил Исхаков Казанның 1000 еллыгы бәйрәме өчен Татарстанның башкаласына хас бүләк әзерләргә теләделәр. Билгеле булганча, Корьән-кәрим китабы беренче мәртәбә 1803 елда Казанда басылган. Искиткеч форсат! Ислам тарихында беренче басма буларак беленгән Корьән китабын нәкъ оригинале рәвешендә яңадан бастырырга булдык. Бу, әйтерсең, Ислам географиясендә тарихи үзенчәлеккә ия булган борынгы Казан белән Ислам мәдәниятендә зур әһәмияткә ия тарихи Корьән-кәрим китабының яңадан очрашуы иде. Иң элек Корьән-кәримнең төп нөсхәсен махсус белгечләргә тикшерттек, кайбер хәреф хаталарын төзәттек, Төркия Җөмһүриятенең Дин эшләре министрлыгына да күрсәтеп, тарихи китапны нәкъ төп нөсхәсе кебек нәшер иттек. Ул Казанның 1000 еллыгы бәйрәме тантанасында кадерле бүләк итеп мәртәбәле кунакларга бирелде. Шулай итеп, Казанның олуг бәйрәменә безнең дә өлешебез керде.

Ике арадагы элемтәләрне киләчәктә ничегрәк дәвам иттерергә уйлыйсыз?
Халит Әрән: Бер-ике ел эчендә “Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте” конференциясенең өченчесен Казанда яки Уфада уздырырга ниятлибез. Чарадагы чыгышларны китап итеп бастыруны да дәвам итәсебез килә. Гомумән, фәнни җыелышларда, конференцияләрдә бик кызыклы фикерләр туа, галимнәр мөһим тәкъдимнәр кертә, яңа проектларга нигез салына. Бу төр очрашуларның еш кабатлануы файдалы нәтиҗәләргә китерә. Ике арадагы элемтәләр әнә шулай ныгый бит. Моның тышында, Татарстандагы кулъязма әсәрләрне саклау, аларның каталогын булдыру белән бәйле бер проектны гамәлгә кертергә телибез. ИРСИКА буларак, кайбер халыкара корылышларның да ярдәме белән, Казанда кулъязма әсәрләрне реставрацияләү, саклау һәм бу юнәлештә профессиональ эш алып баручы махсус белгечләр әзерләү буенча бер үзәк корырга җыенабыз. Татарстан җитәкчеләре белән бу турыда сөйләшүләр алып барылды. Яңа проект буларак Идел-Урал төбәгенең мәдәниятен чагылдырган иске фоторәсемнәр альбомын нәшер итәргә уйлыйбыз. Бу идея Президент Минтимер Шәймиев белән очрашу вакытында барлыкка килде.

Белгәнегезчә, татар халкы төрле тарихи этапларда зур югалтулар кичерде, тарихи әсәрләребезнең күбесе я яулар чорында, яки янгыннар нәтиҗәсендә харап булды. Совет системасы да мәдәниятебез җәүһәрләренә шактый зарар салды. Башка илләр белән чагыштырганда, тарихи әсәрләребез әлләни күп түгел кебек. Сезнеңчә, Татарстан үзенең тарихи мирасын саклауга тиешле игътибар бирәме?
Халит Әрән: Мин Татарстан халкының үз тарихына искиткеч әһәмият биргәнлеген күреп торам. Дәүләт җитәкчеләре дә бу мәсьәләгә җылы карый. Онытылган, тарих катламына күмелгән тарихи әсәрләрне көн яктысына чыгарырга тырышалар. Моңа Кол Шәриф мәчетен мисал итеп китерергә мөмкин. Казанның 1000 еллыгын исбат итү үзе генә дә күп нәрсәне аңлата. Казан шәһәрендәге тарихи биналарның төзекләндерелүе, археологик казылмаларда табылган әйберләрнең музейларда урын алуы, хәтта, махсус музейлар булдырылуы - тарихи әсәрләргә бирелгән әһәмиятне күрсәтмиме? Татарстан халкының үз сәнгать энҗеләрен күз карасы кебек сакларга омтылуы миндә зур өмет уяндырды. Иншалла, киләчәк нәселләр дә бүгенгенең кадерен белеп, киләсе буыннарга җиткерүнең мөһимлеген аңлап эш итәрләр.

Минем белгәнемчә, ИРСИКА Ислам мәдәниятен, сәнгатен саклауга өлеш керткән галимнәргә, корылышларга махсус премияләр бирә. ИРСИКАның мондый олуг бүләгенә Идел-Урал төбәгенннән ия булучы галим яки оешма бармы?
Халит Әрән: Бу сорау өчен минем Сезгә аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Безнең яраткан кешебезне, Ислам дөньясының мәрхүм бөек галимен искә төшердегез.

ИРСИКА оешмасы Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча югары дәрәҗәдә хезмәт биргән музейларга, корылышларга һәм галимнәргә 3 елда бер премияләр бирә. Аңа 2003 елда Татарстанның күренекле фән эшлеклесе Әнәс Халитов лаек булган иде. Кызганыч, бүләгебез үлеменнән соң гына бирелде. Аны Татарстан Президентының сәяси эшләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимовка Истанбулда уздырылган күркәмле тантанада тапшырдык.

Әнәс әфәнде безнең күптәнге танышыбыз, хезмәтләрен озак вакыт хуплап күзәтеп бардык. Ул хәтта Татарстан белән ИРСИКА арасындагы тәүге элемтәләрне урнаштыручыларның берсе буларак та хөрмәткә лаек кеше. Фәнни хезмәтләренең әһәмиятен аңлатып бетергесез. Аның вафат булыр алдыннан Корьән-кәримне татарчага тәрҗемә иткәнлеген, ләкин бастырырга җитешә алмаганлыгын ишеткән идем. Әнәс Халидовның шәкертләре яки якыннары әлеге хезмәтне халыкка ирештерерләр, дип өметләнәм.

ИРСИКА оешмасының Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләре ничек?
Халит Әрән: Безнең Татарстанда үткән барлык чараларыбыз Россиянең дәүләт корылышлары катнашында оештырылды. “Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте” конференциясен оештыру комитеты составында Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт университеты белән берлектә, Мәскәүдәге Россия Фәннәр академиясе профессоры Рыбаков җитәкчелегендәге Шәркыят институты да урын алды. Мәскәү галимнәре оешмабызның “Ислам һәм көнбатыш” дип исемләнгән китабын русчага тәрҗемә иттеләр. Күптән түгел генә ИРСИКА нәшер иткән ике томлык “Госманлы дәүләте мәдәнияте” китабы Мәскәү университеты Азия һәм Африка илләре телләре кафедрасы мөдире, профессор М.С.Мейер җитәкчелегендә янә рус теленә тәрҗемә ителеп басылды. Аеруча, Россия Федерациясе Ислам Конференциясе оешмасына күзәтүче-әгъза буларак кабул ителде.

Владимир Путинның көтмәгәндә Россия Федерациясендә 20 миллион мөселман булганын һәм Россиянең Ислам Конференциясе оешмасында урын алырга тиешлеген бәян итүе, күпләрне ифрат дәрәҗәдә гаҗәпләндерде. Ишеткәч, Сез нәрсә уйладыгыз?
Халит Әрән: Путинның ул сүзләре безне бик сөендерде. Күңелдән генә булса да, Россия мөселманнарының дөнья аренасына чыгуларын тели идек. Россия дәүләт Президенты Ислам Конференциясе Оешмасының Малайзиядә уздырылган җыелышында катнашты. Чыгышындагы тәкъдиме тирәнтен тикшерелде һәм Россия Федерациясенең күзәтүче-әгъзалыгы Йәмән Җөмһүриятендә үткән Ислам илләренең тышкы эшләр министрлары утырышында кабул ителде. Моннан соң Россиянең мөселман динендәге халыклары Ислам дөньясы белән үз дәүләтләре аша турыдан-туры элемтә корып аралаша алачак. Россия мөселманнарының ИРСИКА һәм башка Ислам оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре артачак, дип уйлыйм.

Халит әфәнде, кадерле вакытыгызны бүлеп, сорауларыма җавап биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт. Уңышларыгызның дәвам итүен телим.

Әңгәмәдәш – Рушания АЛТАЙ,
Истанбул


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10