Архив

Алар истә, алар хәтердә...//КОЛАЧЛЫЙСЫ КИҢЛЕГЕ ЗУР ИДЕ//18 июль, №25

18 июль 2007, 19:40

Татар әдәбиятын, телен, тарихын, халкыбызның рухи мирасын өйрәнүдә археограф, галим Альберт Фәтхи башкарган эш-гамәлләр бихисап. Әгәр исән булса, бу могтәбәр затка быел июльдә 70 яшь тулыр иде.
24,12 Kb
Альберт Фәтхи безнең күңелләрдә язмыш тарафыннан төрлечә җәберләнгән, балалык чорында да, студент елларында да ач-ялангач яшәргә мәҗбүр булган, шулай да тирән белем алырга омтылган зат буларак саклана. Аның гыйльми хезмәтләре, шәхси тормышы турында матбугат чараларында Миркасыйм Госманов, Марсель Әхмәтҗанов, Фәрваз Миңнуллин, Әхмәт Рәшитов, Нәҗибә Сафина, Рафис Гыйззәтуллин, Азат Ахунов һ.б. күренекле каләм ияләре язып та чыктылар инде.

Галим-голяма, иҗат интеллигенциясе арасында «аяклы энциклопедия» исеме алган Альбертка 50 яшь тулганда, аның гыйльми дәрәҗәләре дә, мактаулы исемнәре дә юк иде. Ул 32 ел дәвамында КДУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире вазифасын үтәде. Соңга таба исә, фәндә гаделлекне, хакыйкатьне даулаганы өчен, сектор җитәкчесе генә булып эшләргә мәҗбүр ителде.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында чыгышы белән татар булган Әхнәф Харисовның татар әдәби мирасын ясалма рәвештә башкортлаштырырга омтылып язган «Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII-XIX гасырлар» (Уфа, 1965) дигән китабы басылып чыкты. Бу китап 1973 елда рус телендә дә дөнья күрде. Фәнни гаделлекне тирән аңлаган А. Фәтхи әлеге басманың эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдереп, «Казан утлары» журналының 2 нче санында (1968) «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» дигән күләмле мәкаләсен бастырып чыгарды.Ул анда Ә. Харисовның фәнни, нәзари, гамәли хаталарын объектив рәвештә тәнкыйтьләгән иде.

Тирән фактик материалларга нигезләнеп язылган бу хезмәт авторга, куанычлар белән бергә, зур борчулар да китерде. Торгынлык елларына хас булганча, бу кыйммәтле фәнни хезмәт авторы рәсми идеология ялчылары тарафыннан төрлечә эзәрлекләнә башлады.

А. Фәтхи китергән фундаменталь дә-лил-ләргә җавап таба алмаган Уфа галимнәре (Нур Зарипов, Ким Әхмәтҗанов һ.б.) «Казан утлары» журналы редакциясенә, А. Фәтхигә каршы, вульгар социологизм рухында язылган «Хакыйкатьтән олы булырга маташканда...» исемле мәкалә юллыйлар. Әмма «Казан утлары»нда ул басылмый. Әдәби тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин шушы мәкалә уңае белән «Идел» журналында (1994, 5 нче сан) «Аяныч» мәкаләсе белән чыгыш ясады. Анда «А. Фәтхи мәкаләсен басып, журнал Ә.Харисов китабына карата үз мөнәсәбәтен белдерде. Бәхәсле нәрсәләр янә дә бар икән, ике республика галимнәре үзара җыелышып сөйләшсен. Бу – алар эше...» дигән юллар да бар иде.

Гасырлар буе үзара дус, тату яшәгән тугандаш башкорт һәм татар халыклары арасындагы изге мөнәсәбәтләргә күләгә төшә башлауга сәбәп булды бу бәхәсләр. Чөнки татар әдипләрен башкортлаштырырга омтылу галәмәте, кызганычка каршы, әле дә булса дәвам итә. Соңгы елларда Кол Гали, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек татар әдәбияты классикларын да башкортлаштырырга омтылу сизелә Башкортстанда.

Табигате белән йомшак күңелле, кешеләр белән тиз генә аралашып китә алмый торган Альберт әфәндене бу күңелсез, бәхәсле хезмәтләр рухи яктан тәмам сындыра.

Гаиләсе булмау, ачлы-туклы яшәү, авторлык хокукының чикләнүе һәм башка сәбәпләр, минемчә, яңадан-яңа фәнни ачышлар ясарга сәләтле затның вакытыннан алда бакый дөньяга күчүен тизләтте. Университетны тәмамлагач, запас офицер буларак, Оренбург төбәгендәге Тоцк хәрби лагеренда хәрби өй-рәнүләр узуы да аның саулыгына зыян салган булса кирәк.

Альберт турында уйлаганда, ирексездән, Һади Такташның «Мокамай» шигыре искә төшә.

Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,

Синең яхшы иде күңелең...

Актаныш районының Такталачык авылында 1937 елның 8 июлендә дөньяга килгән, яшьли атасыз калган бала (әтисе Сәет ага фронтта һәлак булган), яшәү шартларының бик авыр булуына карамастан, мәктәптә тырышып укып, аннан университетта белем ала. Үз халкының рухи мәдәнияте буенча югары квалификацияле белгеч булып өлгерә. Альбертның беренче фәнни хезмәтләре студент елларында ук республика матбугатында басыла. 1959 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшли башлый. Аның уникаль хәтере, тирән белеме студентлар, галимнәр өчен дә кыйммәтле чыганак вазифасын үти.

Альберт Фәтхи ике дистә еллап дәвам иткән әдәби эшчәнлеге чорында татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязма мирасын өйрәнүгә бәйле тасвирламалар туплый. Һәм аларны 1960, 1962, 1968, 1980 елларда китап итеп бастырып чыгара.

Альберт Фәтхи гаҗәеп әйбәт күңелле, нечкә зәвыклы, намуслы, эмоциональ табигатьле, башкаларга ярдәмчел зат иде. Әмма кирәк чакта туры сүзле дә булды, күңелен- дәге фикерен һәркемнең күзенә карап әйтә белде. Туксанынчы еллар башында Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлеген һәм педагогик карашларын яктыртуга багышланган мәкаләм матбугатта басылып чыккач, андагы җитешсезлекләргә карата миңа да: «Киләчәктә бу фикерләрең өчен сине битәрләрләр әле», – дип әйткәне хәтердә. Аңа һич кенә дә үпкәм юк. Хәзер мин аның фикере белән тулысынча килешәм.

Язмамның ахырында түбән-дә-геләрне әйтәсем килә: Альберт Фәтхи табигате белән фән һәм иҗат дөньясын баетырга яратылган, бик өметле шәхес иде. Ләкин ул бу дөньядан аны файдаланып бетерә алмыйча китте. Шулай да, ул урта белем алган Такталачык мәктәбенә Альберт Фәтхи исемен бирү изге гамәл булыр иде. Авыл, район җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек, халык бу хакта тирән уйланса иде дигән теләктә мин.

Фәнис ИСЛАМОВ, педагогика фәннәре кандидаты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10