Җәмгыять

Һава-десант гаскәрләре көнендә Казанда җәмәгать тәртибен бозган 5 кеше милициягә китерелгән

3 август 2007, 12:11

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанда Һава-десант гаскәрләре көне гадәттән тыш хәлләрдән башка гына узган. Бер тәүлек эчендә милициягә җәмәгать тәртибен бозган 5 кеше китерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына бүген Казан Эчке эшләр идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Бәйрәм көнендә шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен хокук саклау органнарында һәм эчке гаскәрләрдә хезмәт итүче 1000нән артык хәрби хезмәткәр саклый. Казан Эчке эшләр идарәсенең оператив эш итү аерым батальоны хезмәткәрләре өч “КАМАЗ” машинасында сугышчан кизү тора. Шәһәр урамнарында массакүләм тәртипсезлек һәм тукмашуларга юл куелмый.

Милиция хезмәткәрләре бары тик бик нык исерек хәлдәге биш егетне генә тоткарлый. Алар үзләрен дорфа тота, кешеләргә бәйләнә. Егетләрнең барысы да шәһәр Эчке эшләр идарәсенә китерелә һәм “Япеево” милиция бүлегендә кунып чыга. Тәртип саклаучылар шулай ук “Локомотив” һәм Клуб тормышы үзәге комлыкларында, Ярминкә мәйданында һәм Бауман урамында 20-25 яшьләрдәге егетләрне тоткарлый.

“2005 елда Казанда Һава-десант гаскәрләре көнендә бер төркем десантчылар Колхоз базарында сәүдәгәрләргә һөҗүм итеп, берничә карбыз лавкасын пыран-заран китергәннән соң, бу көнне шәһәр милициясе көчәйтелгән тәртиптә эшли һәм бернинди тәртипсезлеккә дә юл куелмый”, - дип хәбәр иттеләр шәһәр Эчке эшләр идарәсеннән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10