ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанның Благовар районындагы Күчәрбай исемле татар авылында яңа мәктәп ачылды

31 август 2007, 13:55

(Уфа, 31 август, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовар районындагы данлыклы татар авылы Күчәрбай авылы халкы шатлыклы вакыйга кичерде. Биредә кирпечтән салынган заманча яңа мәктәп төзелеп бетте. Авылга ямь биргән белем учагын ачу тантанасына Белем көне алдыннан республика Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов та килде.

Мәктәпне ачу тантанасында чыгыш ясап, Хөкүмәт башлыгы укучыларны һәм укытучыларны да, ата-аналарны да шушы мәһабәт мәктәп бинасының төзелеп бетүе белән ихлас котлады. “Быел бөтен Россия буенча барлыгы 200 чамасы яңа мәктәп ачыла, - диде ул. – Шуларның 46 сы Башкортстанда үз ишекләрен ача. Бу инде безнең республиканың икътисадының югары үсеше турында сөйли. Икътисад көчле булгач, социаль тәгаенләнештәге биналарны төзү мөмкинлекләребез дә елдан-ел арта”.

Күчәрбай авылы борын-борыннан бик атаклы авыл. Татар халкына бик күп күренекле шәхесләрне биргән ул. Әле төзелеп беткән яңа белем учагы да авылның данын арттырырдай шәхесләр чыгаруга булышлык итәчәгенә шик юк. Чөнки биредә балаларга уку өчен генә түгел, ә аларның һәртөрле сәләтләрен арттыру өчен дә бик күп мөмкинлекләр бар. Төрле түгәрәкләр өчен аерым бүлмәләр каралган анда. Күчәрбай мәктәбендә белем бирү күп фәннәрдән татар телендә алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10