ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар галимнәре Җамал Вәлиди мирасы турында сөйләшәчәк

26 сентябрь 2007, 15:44

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). 27 сентябрьдә Казандагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле тел, әдәбият галиме, тарих, фәлсәфә белгече Җамал Вәлидигә багышланган киңәйтелгән Гыйльми совет утырышы узачак.

13 октябрьдә Җамал Вәлидинең тууына (1887-1932) 120 ел тула. Тумышы белән галим Апас авылыннан. Үз авылында һәм Иж Бубый мәдрәсәсендә белем алганнан соң, ул Ырымбурның “Хөсәения” мәдрәсәендә укыта. Шул ук вакытта “Шура” журналы һәм “Вакыт” газеты белән хезмәттәшлек итә.

1918 елда Җамал Вәлиди Казанга күчеп килә. Биредә мәктәпләрдә, Татар рабфагында, Көнчыгыш академиясендә белем бирә, ә 1923-1931 елларда Казан Көнчыгыш педагогика институты доценты була. Җамал Вәлиди исеме вакытлы матбугатта 1910 елда күренә башлый. Ул әдәбиятка, сәнгатькә кагылышлы темаларны күтәрә, Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ш.Камал һ.б. иҗаты турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

Җ.Вәлиди - “Татар теле грамматикасы” китабы, “Татар теленең тулы сүзлеге” авторы. 1931 елда галим репрессиягә элегә һәм 1932 елда Беломорканал төзелешендә вафат була.

Иртәгә сәгать 10да башланачак Гыйльми совет утырышында шәһәрнең гуманитар фәннәр галимнәре катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10