ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бүген Гайдел-фитыр – Ураза бәйрәме

12 октябрь 2007, 11:45

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген җир йөзендәге барча мөселман кавеме Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан, изге бәйрәм – Ураза гаетен билгеләп үтә.

Гадәттәгечә, гает бәйрәме шәүвәл аеның беренче өч көнендә дәвам итә. Иртән мөселманнар мәчетләргә Гает намазына җыелды. Казанның Кол Шәриф мәчетенә быел диндәшләребез аеруча күп килгән. Иртәнге сәгать алтыдан төрле дини белем бирү йортларында дәрес алучы шәкертләр анда коръән аятьләрен укып багышладылар. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый исә республиканың барча мөселманнарын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. “Изге Рамазан ае узып та китте. Хәлебездән килгәнчә ураза тоттык, намазлар укыдык, туганнарыбыз, якыннарыбызга сый-хөрмәт күрсәттек, Ифтарларыбыз күркәм үтте. Аллаһы Төгалә барлык игелекле гамәлләребезне кабул итсә иде, шулар хисабына әҗер-савапларга ирешеп, ике дөнья бәхетен насыйп итсен”, - диде ул. Гает бәйрәме уңаеннан мөфти адресына күп санлы котлау телеграммалары килгән. Шулар арасыннан мөфти хәзрәтләре Россия Президенты Владимир Путинның мөселманнарга юллаган тәбрикләвен укып узды. “Әлеге рухи камиллекнең, кешеләрнең изге эшләргә омтылышын чагылдырган якты бәйрәм, күп гасырлардан килгән рухи мирасның аерылгысыз өлеше. Ул дуслык һәм туганлыкка, мәрхәмәтлелеккә, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра. Ышанам, Россия мөселманнары алга таба да безнең җәмгыятьтә тынычлык, дуслыкка һәм үзара килешеп, төрле конфессияләр арасында аңлашып яшәүгә теләктәш булырлар. Сәламәтлек, тынычлык һәм уңышлар телим“, - диелә Президент котлавында. Госман хәзрәт Исхакый хәзер илкүләм түрәләрнең котлауларында, моңа кадәр еш кулланылган “экстремизм, терроризм, фундаментализм, радикализм” дигән терминнарның бөтенләй кулланылмавына сөенүен дә яшермәде. Мондый төшенчәләр безгә бөтенләй ят, алар белән динне бутарга, пычратырга ярамый, Ислам дине, ул – тынычлык дине”, дип искәртә мөфти.

Госман хәзрәтнең бәйрәм вәгазе, Рамазан ае, ураза тотуның хикмәт-фазыйләтләре, Ислам диненең бөеклеге һәм аңа халыкларның тагын да ныграк ышануы, дингә, аеруча, яшьләрнең күпләп килүен яктыртты. Вәгазь 7 сәгать 30 минутка кадәр дәвам итте һәм соңыннан гает намазы укылды. Казанның Кол Шәриф мәчетеннән Гайдел-фитыр бәйрәмен меңнәрчә телевизор караучы Татарстанның спутник каналы аша турыдан-туры трансляциядә күзәтә алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10