ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рамил Бигнов намзәт итеп теркәлде

28 гыйнвар 2008, 11:39

Күп кенә киртәләрне үтеп, Уфадагы танылган татар җәмәгать эшлеклесе Башкортстан Дәүләт Җыелышына депутатлыкка дәгъва итү хокукын алды
(Уфа, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда 2 мартта Россия президентын сайлаулар белән бергә республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын да сайлау үтәчәк. Хәзер бу сайлауларга да әзерлек башлана. Парламенттагы 120 урынга 600дән артык намзәт дәгъва итә.
Аларга соңгы көннәрдә тагын бер намзәт өстәлде. Ниһаять, күп мәхкәмәләшүләрдән соң, Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе, танылган татар җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигновны да теркәргә мәҗбүр булдылар.
Рамил әфәнде сүзләренчә, аны Уфа шәһәре Октябрь районы сайлау комиссиясе, юк сәбәпне бар итеп, хәтта депутатлыкка намзәт итеп теркәүдән дә баш тарткан.
Үзәк сайлау комиссиясе дәгъвасы белән килешмичә, Рамил Бигнов Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Менә шул мөрәҗәгать буенча мәхкәмәнең утырышы 18 гыйнварда үтте һәм ул Рамил Бигнов файдасына карар чыгарды. Әмма шуннан соң да Уфаның Октябрь районы территориаль сайлау комиссиясе оппозиция вәкилен теркәми суза килгән. Башкортстан Югары мәхкәмәсе янә кисәтү ясаганнан соң гына, узган атна азагында, Бигнов әфәндене теркәргә мәҗбүр булдылар.
Шуңа да карамастан, Рамил Бигнов үзе шатланырга иртәрәк әле дип исәпли. “Сайлауларга әзерлек чорында да, сайлау көнне дә миңа карата әллә нинди хөсетлекләр эшләүләре ихтимал”, - ди ул. Шулай да сайлау комиссияләренең канунга таянып эшләвенә өметләнүен әйтә Бигнов әфәнде.
Республикада оппозициядә торучы икенче намзәтне – Эдвард Мурзинны әле булса теркәмиләр. Ул Башкортстан Дәүләт Җыелышының әле гамәлдә булган депутаты. Әйткәндәй, әле республика парламенты депутаты булган кешеләрнең яртысыннан күбесе 2 мартта тагын сайлауларда катнашу теләген белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10