Мәдәният

“Шура” журналына — 100 ел

18 февраль 2008, 15:30

21 февральдә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Габдулла Тукай музеенда әдәби-музыкаль кичә була
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). “Туган тел сагында” дигән чара — әдәби, фәнни һәм сәяси “Шура” журналы чыга башлауга 100 ел тулуга багышлана.
Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, анда “Шура” журналын өйрәнүче галимнәр: тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов һәм язучы Лерон Хәмидуллин катнаша. Бу көнне Казан театр училищесы студентлары төрле елларда “Шура”да дөнья күргән әдәби әсәрләрдән төзелгән композиция тәкъдим итә, ә Казан музыка училищесы студентлары татар халык җырларын башкара.

“Шура” (“Киңәш”) журналы Оренбург шәһәрендә айга ике тапкыр, 1908 елның гыйнварыннан 1917 елның декабренә кадәр чыккан. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының 240 саны дөнья күргән. Үз чорында журналның даими укучылары аны атналык басма итүне сорап еш мөрәҗәгать иткән. Кызганычка, “Шура” журналы, Халык Комиссарлары Советының “Матбугат турында декрет”ы нигезендә, 1918 елның гыйнварында рәсми рәвештә ябылган.
“Шура” журналының зур абруй казанып, югары гыйльми дәрәҗәгә ирешүе, һичшиксез, аның баш мөхәррире әдип, галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Россиядә яшәүче төрки-татарлар арасында иң киң таралган газеталарның берсе — “Вакыт”ның нәширләре бертуган Рәмиевләр 1907 елның 13 декабрендә татар телендә “Шура” исемле журнал чыгаруга рөхсәт алалар.
“Шура” журналын нәшер итүче татар промышленниклары — бертуган Мөхәммәдшакир (1857-1912) һәм Мөхәммәдзакир (1859-1921) Рәмиевләр ХХ йөз башы татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган, татар дөньясының мәгарифе, мәдәнияте һәм әдәбияты үсеше өчен җан аткан абруйлы милләтпәрвәр шәхесләр. Закир Рәмиев “Дәрдмәнд” псевдонимы белән фәлсәфи, лирик шагыйрь буларак, “Шура” журналы сәхифәләре аша таныла.
Журналда иҗтимагый-сәяси мәкаләләр, диннәр хакында карашлар, көндәлек дини мәсьәләләр, борынгы археологик истәлекләр, шигырьләр, хикәяләр, библиография һәм тәнкыйть, хат һәм хәбәрләр, әсәрләр, кыска хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр яктыртылып барган.
Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу хосусиятен кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, Г.Тукай, Ш.Бабич) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, кайчакларда, “чеметеп” тә алганнар. “Шура”дагы мәкаләләрнең күпкырлылыгы, фикер төрлелеге шул чорны барлык каршылыклары белән күзалларга ярдәм итә.
“Шура” редакциясендә төрле елларда Ф.Кәрими, Ш.Камал, З.Бәшири, Җ.Вәлиди, Я.Вәли, К.Бәкер һәм башкалар эшләгән. Г.Тукайның да “Шура”га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.
“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ташкент, Алматы шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук Нью-Йоркта, Хельсинкида һәм Төркия шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.



Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10