Мәдәният

Ташкентта милләттәшебез Чыңгыз Әхмәровның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды

22 февраль 2008, 11:44

Үзбәкстан башкаласы Ташкентның Милли сәнгать үзәгендә «Билгеле һәм билгесез Чыңгыз Әхмәров» дип аталган күргәзмә эшли башлады
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Ташкентның Милли сәнгать үзәгендә «Билгеле һәм билгесез Чыңгыз Әхмәров» дип аталган рәсем күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә кысаларында рәссам, рәссам- монументалист, педагог, профессор, Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәссамы Чыңгыз Габдархман улы Әхмәровның «Үзбәкстан мәдәният һәм сәнгать форумы» фонды тарафыннан нәшер ителгән «Гүзәллек юлында. Истәлекләр» исемле автобиографик китабы да тәкъдир ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллеге.
Күргәзмә залларында тамашачылар күренекле рәсем остасының йөздән артык рәсем полотносын, һәм шулай ук аның күпсанлы фоторәсемнәре белән танышу бәхетенә ия.
Ч.Әхмәровның милли сынлы сәнгатькә керткән өлеше бик зур. Ул еш кына үзбәк рәссамнарының традицион Ауропа мәктәбеннән китеп, үз чыганакларына кайтырга тиеш, дигән фикерен кабатлап килә. Нәкъ аның шушы фикере нигезендә көнчыгыш миниатюралары һәм Камалетдин Бехзод мәктәбе яңадан тергезелә.
Ч.Әхмәровның торомыш юлында казанышлар һәм югары исемнәр ифрат күп. Мәмәлән, Галишер Нәваи исемендәге үзбәк дәүләт академия Зур театрындагы стена рәсемнәре өчен ул беренче дәрәҗә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә. Ул вакытта рәссамга әле нибары утыз биш яшь кенә була, ләкин ул ирешлегәннәрдән башын югары чөймичә, актив төстә эшчәнлеген дәвам итә, күпсанлы монументаль һәм рәсем әсәрләрен дөньяга тудыра.
Аның укучысы, рәссам Рөстәм Шагаев Ч.Әхмәров турындагы язмасында болай ди: «Миңа бер эпизод искә төште. 1991 елда ул Япониягә үзенең шәхси күргәзмәсен ачарга барырга җыенды. Шул вакытта ул миннән Япониядә күрсәтү өчен стена картиналарын рәсемгә төшерергә үтенде. Мин Зур театрда, Кулланма сәнгать музеенда, сәнгать белеме һәм көнчыгышны өйрәнү институтларында булдым һәм «Галишер Нәваи» метросы станциясендәге фрескаларны төшерергә рөхсәт алдым.
Без, укучылыры, җыелышып бу слайдларны караганнан соң, барыбыз да укытучыбызның эшкә сәләтлелегенең никадәр зурлыгына һәм иҗади фикерләвенең киң масштаблы булуына шаккаттык. Без монда күргәннәр аның иҗатының әле бер өлеше генә иде», - ди ул.
Чыннан да, Ч.Әхмәровның фрескалары һәм стена рәсемнәре Мәскәү метрополитенының «Киевская» станциясен, Кисловодскидагы «Үзбәкстан» санаторие, Сәмәркандның «Йолдыз» рестораны һәм Бохараның Әбүгалисина исемендәге Мәдәният йортының диварларын бизи. Аның рәсемнәре бик күп музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Ул кабатланмас матур иллюстрацияләр, замандашларының һәм күренекле нәсел башлыкларының портретларын иҗат иткән шәхес. Аларның барсын да санап бетерерлек түгел, әмма шунысы үзенчәлекле, үз әсәрләрендә ул беркайчан да кабатланмый.
Аның каталогларын актарып карасаң, аңа тиңнәр аздыр. Һәрбер эшен ул бик җиңел башкарган, ләкин башта ул әсәрнең дистәләгән эскизын ясаган.
Һөнәре буенча рәссам булса да, аның иҗат диапозоны ифрат дәрәҗәдә зур. Ул философия, тарих, архитектура һәм музыка өлкәсендә энциклопедик белемгә ия кеше, бию сәнгатен нечкә тоя, бик күп көнчыгыш шагыйрьләренең әсәрләрен яттан белә торган була. Дуслары тирәсендәге утырмаларда шаяртырга ярата, үткен сүзен яшерми.
Ч.Әхмәров беркайчан да акча җыймаган, үзенең гонорарларының күп өлешен Россия югары уку йортларында укыган укчыларына биреп барган. Димәк, интеллектуаль һәм рухи кыйммәтләрнең матди кыймәткә караганда, күпкә өстенрәк икәнлеген үтә тоеп яшәгән ул.
Чыңгыз Әхмәров 1912 елда Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә дөньяга килә. Ул борынгы татар Сөендековлар нәселеннән. Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган, 1950 елдан башлап Ташкентта яшәгән һәм эшләгән.
Менә милләттәшебезнең туганнары, дуслары, иҗатташлары, укучылары арасыннан китүенә быел 13 ел тула. Ләкин Үзбәкстанда бөек татар баласын онытмыйлар, гел искә алып торалар. 2005 елда, үлеменә 10 ел тулу уңаеннан да Милли сәнгать үзәгендә хәзерге кебек үк аның истәлегенә эшләреннән торган зур күргәзмә оештырылган булган.
Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10