ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

М.Шәймиев: “Фикрәт Табиев – ТРның киңкырлы куәте нигезенә беренче кирпеч салган шәхес”

4 март 2008, 13:23

Минтимер Шәймиев Фикрәт Табиевны 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, республика үсешенә зур өлеш керткән абруйлы шәхес Фикрәт Табиевны 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итте һәм аңа бүләккә “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.
“Бүген 1960 еллардан башлап, республика белән 19 ел җитәкчелек иткән илнең танылган дәүләт эшлеклесе, олы шәхес Фикрәт Табиев олы юбилеен билгеләп үтә. Ул халыкка хезмәт итү дәверендә, Татарстанның киңкырлы куәтен булдыру нигезенә беренче кирпеч салган кеше. Фикрәт Табиев, бүгенге көндә без горурлана торган казанышлар фундаментын салуга иреште”, - дип, Минтимер Шәймиев юбилярга республика халкы исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде һәм алдагы тормышында уңышлар теләде. Президент Фикрәт ага идарә иткән елларда, аның белән иңгә-иң көрәшкән командасына да рәхмәтле булуын белдерде.
Фикрәт Табиев тәбрикләүләргә каршы җавап сүзләрен җиткереп: “Мин 19 ел идарә иткән республиканың бүген яңа тарихи шартларда һаман уңай якка үзгәрә баруына сөенеп туя алмыйм. Бу, беренче чиратта, Сезнең дилбегәне нык тотып, корабны зыялы төстә дөрес юнәлештә, халыкны сокландырырлык итеп алып баруыгыз нәтиҗәсе”, - дип мөрәҗәгать итте ул Минтимер Шәймиевкә.
Президент искәрткәнчә, “ТР каршындагы казанышлары өчен” орденының беренчесе халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка тапшырылган. Юбиляр һәм республика җитәкчесе әңгәмәдә Илһам агага булган ихтирамнарын, аның кабатланмас шәхес булуын ассызыклап үттеләр.
Фикрәт Табиев 1928 елның 4 нче мартында Рязань өлкәсенең Ермишински районының Азеево авылында дөньяга килгән. 1946-1951 елларда ул В. И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Фән өлкәсенә кереп китеп, 1955-1957 елларда КДУ да доцент, мөгаллим булып эшли. 1957-1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1959-1960 елларда КПСС ның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып билгеләнә. Иң күп көч түккән чоры КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән елларына туры килә. Бу вазифаны ул 1960-1979 елларда башкара. 1979-1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче булып тора. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Аннан соң өч ел дәвамында Федераль милек фонды рәисе бурычларын үти. 1995 елдан алып, бүгенгәчә - “Нефтек” холдинг компаниясе ЯАҖ дә өлкән киңәшче.
Фикрәт әфәнде биш Ленин Ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан” медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре иясе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10