ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанның Федоровка районындагы татар авылында Шәҗәрә бәйрәме үтте

28 март 2008, 11:27

Башкортстанның Федоровка районындагы Әтәч исемле татар авылында Шәҗәрә бәйрәме булып үтте
(Уфа, 28 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Федоровка районындагы Әтәч исемле татар авылында Шәҗәрә бәйрәме булып үтте.
Әлеге тантаналарга шушында туып үскән, бүгенге көндә чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да кайтты, күрше авыллардан кунаклар да килде.
Әтәч авылы Федоровка районының “Балыклы” авыл хакимиятенә һәм “Үрнәк” авыл хуҗалыгы биләмәсенә керә. Хәзерге вакытта бу борынгы авылда 168 йортта 400гә якын милләттәшебез яши. Тырыш халык тормыштан ямь табып, муллыкта, бәрәкәттә гомер кичерә. Җәмгысе 22 фамилияле гаиләләр теркәлгән биредә. Ибраһимовлар, Мөхәммәтшиннар, Гомәровлар – авылга нигез салучылардан.
1760-1770 елларда хәзерге Татарстан тарафларыннан өч ир-егет бүгенге Әтәч авылы урынына килеп төпләнә. 1795 елгы тарихи материалларга караганда, авылда унике гаилә яшәве мәгълүм. Тора-бара бирегә тагын да берничә гаилә күченеп килә һәм шулай авыл зурая башлый.
Әтәч авылында Шәҗәрә бәйрәме чаралары иң башта авылдагы иң хөрмәтле кешеләрнең йортларында башланып китте. Аларның ишегаллары, коймалары бәйрәмчә матур итеп бизәлгән, матур итеп тукылган милли сөлгеләребез, күз явын алырлык келәмнәр эленгән иде. Һәр йортта кунаклар өчен дистәләрчә төр ризык – телеңне йотарлык милли ашларыбыз пешерелгән.
Бәйрәм чараларының аеруча тантаналы өлеше авыл Мәдәният йортына күчкәч, анда мәктәп укучылары “шәҗәрә” сүзенең мәгънәсе турында сөйләде. “Борынгы ата-бабаларыбыз үзләренең тамырлары белән кызыксынган, һәр нәселнең килеп чыгышы, ыруының тармакланып китүе телдән-телгә, буыннан-буынга күчә-күчә, безнең көннәргәчә килеп җиткән”, - дип өлкәннәргә хас тирән фикерле сүзләр әйтте алар.
Шәҗәрә бәйрәменә берничә төрле күргәзмә дә әзерләнгән иде. Кул эшләре осталарының соклангыч иҗат үрнәкләре дә, милли кием-салым өлгеләре дә бәйрәмгә килүчеләрнең дикъкатен җәлеп итте. Күп кенә гаиләләр үзләренең ата-бабаларының нәсел агачларын төзегән. Шуларны матур итеп сурәтләгән күргәзмә аерым урын алып торды биредә.
Шәҗәрә бәйрәменең иң күңелле мәле милли җыр-моңнарыбыз, дәртле биюләрдән торган мәдәни программа башлангач булды, әлбәттә. Авыл сәнгать осталары үзләре дә рәхәтләнеп күңел ачты һәм кунакларга да онытылмаслык зур бәйрәм бүләк итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10