ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Гөлнара Сәмитова-Галкина олимпия рекорды куйды

15 август 2008, 17:11

Татарстан җиңел атлеты Гөлнара Сәмитова-Галкина каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә олимпия рекорды куйды
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Татарстан җиңел атлеты Гөлнара Сәмитова-Галкина каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә олимпия рекорды куйды.
Пекинда узучы Олимпиадада әле генә хатын-кызлар арасында беренче башлангыч йөгерү ярышы төгәлләнде, анда дөнья рекордсмены, Чаллы спортчысы Гөлнара Сәмитова Галкина җиңү яулады. Татарстан спортчысының нәтиҗәсе – 9.15.17.
Быел Олимпиада программасына яңа дисциплина (хатын-кызлар арасында 3000 метрга йөгерү) кертелгән иде һәм әлеге дистанциядә олимпия рекорды гамәлдә булмады.
Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10