ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Уфадагы Үзәк диния нәзаратына 220 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә

6 октябрь 2008, 16:14

Башкортстан тиздән бик күп мөселман руханиларын кунакка кабул итәчәк
(Уфа, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан тиздән бик күп мөселман руханиларын кунакка кабул итәчәк.
Мәгълүм ки, Уфадагы Үзәк диния нәзараты оештырылуга 220 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстанда байтак истәлекле чаралар оештырыла. Шуларның берсе – “Ислам һәм дәүләт” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция Уфада 12 октябрьдә үтәчәк. Ул шулай ук баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдинга 60 яшь тулуга да багышлана.
Россиянең Үзәк диния нәзараты, патшабикә Екатерина II фәрманы белән, 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул “Уфа (1796 елдан - Ырымбур) Диния магометаннар законы җыены” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырымбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Россиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.
Үзәк диния нәзараты 1846-1917 елларда Ырымбур магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Аннан инде ул гел Уфа исеме белән бәйле һәм аның идарәчелеге дә шушында була.
Үзәк диния нәзаратына соңгы егерме елдан артык вакытта Тәлгать Таҗетдин җитәкчелек итә. Аның үзе өчен дә шушы көннәрдә истәлекле вакыйга – 60 яшь тула аңа.
Уфадагы “Ислам һәм дәүләт” гыйльми-гамәли конференциясенә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Казаннан, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән күренекле дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре килә.
Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10