(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Елена Чембаева). 28 гыйнвар көнне Бөгелмә читендә кар ишелмәсе астында күмелеп калу нәтиҗәсендә зыян күргән 16 яшьлек Сергей Жириновның хәле яхшыруга таба бара.
Бүген Сергейны реанимациядән Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлегенә күчерделәр, дип хәбәр итте әлеге хастаханәнең реанимация бүлеге мөдире Сергей Михеев.
Виктория Макарова һәм Кристина Хөсәенованы кичә Бөгелмә район үзәк хастаханәсеннән чыгардылар.
Шунысын да искәртик, фаҗига дүшәмбе көнне 18.00 сәгать тирәсендә килеп чыккан иде. 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге берничә бала Бөгелмә читендә, “Плодопитомник” бистәсеннән ерак булмаган урында чана һәм чаңгы шуа. Балалар чираттагы мәртәбә аска шуып төшкән мизгелдә аларны кар ишелмәсе күмеп китә. 9 яшүсмер дүрт метр калынлыгындагы кар астында кала. Аларның икесе зыян күрми, төрле тән җәрәхәтләре алган өч яшүсмер Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә озатыла, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрәре тарафыннан үткәрелгән эзләү-коткару эшләре барышында табылган тагын дүрт баланы коткарып калып булмый.