ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Роберт Нигъмәтуллин Казан дәүләт университетының «Мактаулы докторы» булды

28 февраль 2008, 17:18

Россия һәм чил илләрдә танылу алган татар галимен бүген әлеге уку йортында хөрмәтләделәр

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан дәүләт университетында заманыбызның мәшһүр галиме, Россия Фәннәр Академиясе академигы, МДУ профессоры, Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллинны хөрмәтләделәр. Аңа КДУ «Мактаулы докторы» исеме бирелде. Россия һәм чит илләрдә танылу алган татар галимен тәбрикләргә әлеге уку йортының актлар залына КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, университетның Гыйльми советы әгъзалары, Казан галимнәре советы вәкилләре җыелган иде.
Бауман исемендәге югары техник училищеның машина төзелеше һәм Мәскәү дәүләт университетының механика–математика факультетларын тәмамлаган милләттәшебезнең 4 дистәдән артык гомере фәнни эшчәнлек белән бәйләнгән. Аның турында сөйләгәндә 200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография авторы булуын, 70 тән артык фән кандидаты һәм докторын әзерләвен генә әйтү дә җитәдер. Роберт Нигъмәтуллин 80 еллар уртасында РФА Төмән фәнни үзәген төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, Башкортстан фәннәр академиясенең, Уфа фәнни үзәгенең чишмә башында да ул тора. Соңгысы белән галимнең 13 ел эшчәнлеге бәйләнгән. Күренекле татар галименең 23 еллык фәнни эшчәнлеге исә кайчандыр үзе тәмамлаган Мәскәү дәүләт университеты белән бәйле. «Рациональ якын килгәндә барлык проблеманы да чишеп була». Милләттәшебезнең тормыш девизы әнә шундый.
Мәгъзүм Сәлахов үз чыгышында билгеләп узганча, дөнья фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан танылу алган Роберт Нигъмәтуллинның эшчәнлеге фәнни өлкә белән генә чикләнмәгән. Ул социаль, икътисади проблемалар белән шөгыльләнүче белгеч, сәяси-иҗтимагый тормышта актив катнашучы шәхес. Узган ел ахырында Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессында төрле тарафларга сибелеп яшәгән татар галимнәренең Координацион советын төзү турындагы тәкъдимне нәкъ менә ул керткән иде. Икътисади проблемаларны өйрәнүгә килгәндә, аларның нәтиҗәсе бүгенге көндә авторның «Россия икътисадын ничек җайга салырга» дигән китабында урын алган.
Роберт Нигъмәтуллин: «Хезмәтләремнең Россиянең бөек уку йортларының берсе булган Казан университеты тарафыннан югары бәяләнүе зур мәртәбә», – дип саный. «Мин бу гыйльми дәрәҗә белән чын күңелдән горурланам», – дип белдерде ул.
Соңыннан галим Гыйльми совет әгъзалары алдында заманның актуаль проблемаларының берсе булган «Күп фазалы тирәлек һәм глобаль климатик, энергетик һәм экологик чакыру» дигән темага чыгыш ясады. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10