ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

КДУның өч фәнни юнәлеше РФ Президенты грантына лаек булган

28 март 2008, 14:46

КДУның өч фәнни юнәлеше Россия Федерациясенең әйдәп баручы фәнни мәктәпләре статусын раслады һәм РФ Президенты грантларын алды
(Казан, 28 март, “Татар-информ”). КДУның өч фәнни юнәлеше Россия Федерациясенең әйдәп баручы фәнни мәктәпләре статусын раслады һәм РФ Президенты грантларын алды.
Россия Федерациясенең әйдәп баручы фәнни мәктәпләре уздырган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәмен алу конкурсының нәтиҗәләре әнә шундый. КДУ мондый казанышка бәйгенең “Физика һәм астрономия” бүлегендә ирешкән, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.
Конкурста КДУНың түбәндәге фәнни мәктәпләре җиңү яулады: “Наноструктураларны магнитрезонанслы һәм эргәдәш методлар белән комплекслы өйрәнү” (фәнни җитәкчесе – КДУның теоретик физика кафедрасы профессоры Борис Кочелаев), “Нурланышлы атомнар һәм молекулалар бәйләнеше һәм атом системаларының нурланыш спектрларында электродинамик эффектлар” (фәнни җитәкчесе – КДУ ректоры, профессор, оптика һәм нанофотоника кафедрасы җитәкчесе Мәгъзүм Сәлахов), “Йолдызлар һәм йолдыз системаларының физик процессларын өйрәнү һәм фундаменталь характеристикаларын билгеләү” (фәнни җитәкчесе – профессор, КДУның астрономия кафедрасы җитәкчесе Наил Сәхибуллин). Өч фәнни мәктәпнең коллективлары да 130 кешедән – фән кандидатлары, докторантлардан тора.
2008 елда Россия Федерациясендә физика һәм астрономия өлкәсендә әйдәп баручы фәнни мәктәп статусын 152 коллектив алган, шул исәптән аларның өчесе – Санкт-Петербург дәүләт университеты, өчесе – Казан дәүләт университеты, икесе – Түбән Новгород дәүләт университеты, берсе Томск дәүләт университеты системасында.



Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10