Татар дөньясы

Башкортстанда Гыйбадулла Алпаровны искә алалар

18 март 2009, 11:42

Биредә туып үскән күренекле татар галиме Гыйбадулла Алпаровның тууына 120 ел тулуны искә алалар
(Уфа, 18 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Авыргазы районына бүген бик күп кунаклар җыелды.
Биредә туып үскән күренекле татар галиме Гыйбадулла Алпаровның тууына 120 ел тулуны искә ала алар.
Бүген Авыргазы районында Гыйбадулла Алпаров истәлегенә багышланган хәтер чаралары уза. Анда Казаннан да танылган шәхесләр килде. Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, академиклар Мирфатих Зәкиев белән Әскар Алпаров һәм Г. Алпаров хакындагы китапның авторы Шәрифҗан Асылгәрәев шушы тантаналарда катнаша.
Бүгенге чараларны төп оештыручы булып Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар-чуаш факультеты деканы, доцент Илшат Нәсипов чыгыш ясады. Хәтер чаралары Гыйбадулла Алпаровның туган авылы Корманай урта мәктәбендә фәнни конференция белән башланып китте. Кичен ул авыл мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итәчәк.
Гыйбадулла Алпаров хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе, профессор, мөгаллим, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак танылды.
Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаров Башкортстанның Авыргазы районындагы Корманай исемле данлыклы татар авылында туып үсә. Уфадагы “Госмания” һәм “Галия” мәдрәсәләрендә белем ала ул.
Гыйбадулла Алпаровның гыйльми эшчәнлеге тәрҗемәләрдән башлана. Галимҗан Ибраһимов белән берлектә русчадан “Бичара колның тормышы”, “Миллионнар табу” дигән тәрҗемә әсәрләрен, төрекчәдән “Бичара хатын” әсәрен, “Кесәлек мәңгелек календарь” дигән хезмәтен бастыра.
Г. Алпаровның тәүге мәкаләләре 1910 елда Ырымбурда чыга торган “Шура” журналында күренә башлый. 1912 елда “Хәреф вә имлябыз” дигән беренче фәнни эше, 1913 елда “Татар әлифбасы” басылып чыга.
1913 елда Гыйбадулла Алпаров Казандагы Укытучылар институтын тәмамлый. Троицкида балалар укытып Корманайга кайткач, 1914-1918 елларда туган ягында мәдәни-мәгърифәт эшчәнлеген җәелдерә, фәнни эзләнүләр алып бара. Шул вакытта Мәҗит Гафури белән аралаша. М. Гафури аны Башкортстан мәктәпләре өчен уку китаплары язуга җәлеп итә.
Гыйбадулла Алпаровның эшчәнлек даирәсе бик киң һәм күпкырлы. Талантлы журналист һәм публицист буларак та таныла, фәнни эшләрен дә бер-бер артлы дөньяга чыгара, гамәлгә куя.
1926 елдан Г. Алпаровның эшчәнлеге һәм тормышы Казанда дәвам итә. 1926 елда Ленинградка Шәрыкне өйрәнү институтына укырга җибәрелә ул. 1930 елда аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклый. Казан педагогия институтында кафедра мөдире була, башка югары уку йортларында лекцияләр укый. Фәнни эшләре исә татар грамматикасын үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
Әле Казанда Гыйбадулла Алпаровның сайланма хезмәтләре яңадан нәшер ителә. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бу җыентыкны нәшриятка әзерләп тапшырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10