Татар дөньясы

Башкортстанда батыр милләттәшебезне котладылар

5 май 2009, 11:39

Биредә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдиновны 85 яшьлек юбилее белән котладылар
(Уфа, 5 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Борай районындагы Зур Бадрак авылында истәлекле вакыйга булды.
Биредә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдиновны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Әлеге тантананың 9 май бәйрәме алдыннан булуы шатлык-куаныч хисләрен тагын да көчәйтте.
Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов Борай районының Зур Бадрак исемле матур татар авылында туып үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, башта колхозда эшли, аннан соң, 1942 елның февраленә кадәр, Бадрак мәктәбендә укытучы була.
1942 елның 23 февралендә Кызыл армиягә чакырыла милләттәшебез. 1942 елның декабрендә Гурьев хәрби пехота училищесын тәмамлый һәм хәрәкәттәге армиягә алына. Фронт юлларында бик күп батырлыклар күрсәтә якташыбыз. 1944 елның 9 маенда Севастополь шәһәре өчен барган сугышларда Т. Гыйләҗетдинов взводы ике танкны һәм ике штурм коралын юк итә. Берүзе исән калган яралы лейтенант Таҗетдин Гыйләҗетдинов дошманның тагын бер танкын шартлата. Элекке кыюлыклары һәм шушы батырлыгы өчен, 1945 елның 24 мартында лейтенант Т. Гыйләҗетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.
1945 елның ноябреннән капитан Т. Гыйләҗетдинов тыныч тормышка кайта. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый, туган авылында укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге мөдире, партиянең район комитетының икенче секретаре вазыйфаларын башкара. Соңгы елларда туган авылы Бадрак урта мәктәбенең директоры була каһарманыбыз. Бүгенге көндә дә Т. Гыйләҗетдинов туган авылында яши. Бөек Җиңүнең 64нче еллыгын каршы алу бәхетенә сөенеп бетә алмый хөрмәтле ветеран.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10