Мәдәният

Әнкарадагы симпозиумда шагыйрь Фузулинең татар әдәбиятына тәэсире турында доклад укыды

Төркиядә узган Халыкара Фузули симпозиумында Галимә Чулпан Зариф-Четин татар әдәбиятында Фузули әсәрләренең әһәмияте турында доклад белән чыкты

(Истанбул, 6 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Күптән түгел Төркиянең башкаласы Әнкарада Халыкара Фузули симпозиумы узды.
1485-1556 еллар арасында яшәгән Фузули төрки әдәбиятта дастаннар атасы буларак беленә. Аның иҗат җимешләре арасында “Ләйлә белән Мәҗнүн” әсәрен белмәгәннәр юктыр. Чын исеме Мәһмәт Бин Сөйләйман булган бу борынгы язучы Гыйракта туып-үссә дә, аны әзербайҗан халкы үз милләтенең кешесе итеп кабул итә. Шунлыктан, симпозиумда Фузули хакында күбрәк әзербайҗан галимнәренең чыгыш ясавы гаҗәп түгел.
Фузули шулай ук төрек әдәбиятына да ят исем түгел. Ул әдәби эшчәнлегенең башлангыч чорында әзербайҗан телендә иҗат иткән булса, 1534 елда Госманлы империясе солтаны Кануни Сөләйман Багдатны яулап алганнан соң, әсәрләрен күбрәк Төркия төрекчәсе белән яза башлаган. Билгеле булганча, гасырлар буе ул төрки дөньяда диван әдәбиятының иң бөек шагыйре булып саналды.
Төрек галимнәре арасында дастаннар буенча зур белгеч булган Әгәй университеты профессоры Фикрәт Төрекмәннең “Халык әдәбияты һәм Фузули” дигән темага чыгышы борынгы шагыйрьнең иҗатын тулысынча күзалларга ярдәм итте.
Фузулинең иҗаты татар әдәбияты дөньясын да үз тәэсире астына алган. Бу турыда Мугла университеты галимәсе, милләттәшебез Чулпан Зариф-Четин бик кызыклы доклад белән чыкты. Ул шәркый әдәбият һәм фәлсәфәсе нигезендә үскән татар әдәбиятының гарәп, фарсы вә кардәш төрки әдәбиятлар белән тыгыз бәйләнештә булганлыгын, татар шагыйрьләре һәм язучыларының Рудаки, Фирдәүси, Хаям, Сади, Неваи, Фузули кебек әдипләрне әдәби остазлары итеп кабул иткәнлеген белдерде. Татар әдәбиятына нигез салучы булган Кол Галидән башлап Өмми Камал, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд кебек әдипләрнең Фузули әсәрләреннән илһам алганлыкларын ассызыклады. Төрек әдәбиятында Фузули тарафыннан башлатылган шикаятьнамә жанрының татар әдәбиятында Габдулла Тукай тарафыннан дәвам иткәнлеген, XX гасырның икенче яртысында татар шагыйрьләренең Фузули әсәрләрен татарчага тәрҗемә кылганлыкларын бәян итте. Чулпан Четин шулай ук хәзерге чор татар әдәбиятында да Фузулинең тәэсире сизелгәнлеген, кайбер шагыйрьләрнең аңа атап шигырьләр иҗат иткәнлеген сөйләде.
Ике көн дәвам иткән бу фәнни чара Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы, Әнкара шәһәренең Чанкая районы хакимияте һәм Хөсәен Гази исемендәге мәдәният вә сәнгать фонды тарафыннан оештырылды.


Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла